Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Тормыш

Бу тормыштан күпне таләп итмим...

Бу тормыштан күпне таләп итмим,

Гади генә булсын барысы

Иң мөһиме сау-сәламәт булып

Сукмагыннан атлап барасы.

 

Артык байлыгын да өмет итмим,

Бирсен Ходай иман байлыгы.

Үзе бәхет бит ул - җылы өең

Балаларың, гаиләң барлыгы!

 

Бу тормыштан көтмим авырлыклар,

Кайгыларга салып, сынама!

Өметләрне өзеп сындырма син,

Әче сагыш белән кыйнама!

 

Тормыш матур була шул чагында –

Ямен тапсаң һәрбер нәрсәдән.

Шөкер итсәң бүген булганына,

Өметләнсәң һәрбер иртәдән.

 

Зинһар, тормыш, бул син мәрхәмәтле

Һәм шәфкатьле безгә карата!

Бу дөньяга килгән һәрбер кеше

Тормышны бит өзелеп ярата!

 

Баш очында тыныч зәңгәр күгең,

Атлап йөрер кара җир булсын.

Бәрәкәтле еллар көтсен алда,

Ризыклар да безнең киң булсын.

 

Бу тормыштан күпне таләп итмим,

Гади генә булсын барысы.

Безгә язсын синең сукмагыңнан,

Барасы да әле барасы!  

Рушания Әхмәдуллина.Чирмешән районы

Фото: Pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев