Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Бәхет миңа җиңел бирелмәде...

Язмыш миңа бәхет юрамады...

Бәхет миңа җиңел бирелмәде:

Яңгыр көттем - күкләр боз салды.

Өзгәләнеп, җылы эзләгәндә,

Учак сүнеп, бары дым калды.

 

Биеккә юл миңа кыен булды:

Очлы ташлар телде яраны.

Авыртуга түзми шуып төштем,

Кабат ерагайтып араны.

 

Язмыш миңа бәхет юрамады.

Тартып алдым тиеш өлешне.

Кара күккә кояш итеп элдем

Өлешемә тигән көмешне.

 

Юлларымны кискән зур ташларны

Нигез итеп салдым өемә.

Боз яудырса, эртеп, сулар җыйдым

Сибәр өчен тормыш гөлемә.

 

Бәхет миңа җиңел бирелмәде...

Мин, үчләнеп, аңа юл таптым.

Кул пешсә дә, утлы күмер алып,

Сүнгән учагыма ут яктым.  

Алсу Идрисова. Балтач районы

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев