Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Хуҗаларсыз калган йорт – ямьсез...

Моңсу гына урам якка бага

Өч тәрәзә, челтәр пәрдәсез.

Йөрәк чәнчеп куя, ни әйтсәң дә –

Хуҗаларсыз калган йорт – ямьсез.

Буяулары күптән уңып беткән,

Ишек бикле, анда зур йозак.

Йорт аптырый: бик күрмәгән ишек

Ачылмыйча тора ник озак?!

Өй каршында чәчәк бакчасында

Үсә хәзер әрсез кычыткан.

Күзнең явын алыр матур гөлләр

Кай арада икән юк булган?!

Капкасының биге сынып төшкән,

Ачып-ябып уйный җил генә.

Тик йорт көтә, хуҗа нәселеннән

Кемдер кайтыр, бәлки, өенә?

Йорт гел көтә... Ә әлегә аның

Тәрәзендә – сагыш күләгәсе.

Һәм төннәрен, башка юлын тапмый,

Иңрәп елый бары йорт иясе...

Юныс Миңнемөхәмәтов. Башкортстан

Фото: pinterest

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев