Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Икәү чакта яхшы иде, суык кышлар килсә дә...

Көзе дә яз булды безгә,

Ачы җилләр иссә дә.

Икәү чакта яхшы иде,

Суык кышлар килсә дә.

Утырып бер сөйләшергә

Ерак шул, ерак ара...

Барысына түзеп була,

Серләшми түзеп кара.

Җылы кардан салдык эзләр,

Олы юл булсын диеп.

Берни эшли алмыйсың

Яңасын ярләп көеп.

Бергә идек, бергә булдык,

Сагынмый мөмкин түгел.

Ара һаман ерагая,

Шуңа өзелә куңел.

Көннәр туа, төннәр үтә

Көн дә килә дә китә.

Исән чакта очрашуга,

Күрешүгә ни җитә.

Гарефетдин Пахалов, Чуашстан

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев