Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

21 февраль – халыкара туган тел көне

Мәгърур да син, Мәһабәт тә, И, мөкатдәс туган тел.

Мәгърур да син, Мәһабәт тә,

И, мөкатдәс туган тел.

Сиңа булган мәхәббәтем

Үзем белән туган, бел!

Синдәге асыл сыйфатлар

Күчеп анам сөтеннән,

Табигый бәйләнеш белән

Мин синең өммәтеңнән.

Галибанә миллилек тә

Бары сиңа гына хас.

Буыннан-буынга күчәр

Син ул - ганимәт мирас...

Асылыңа төшендереп

Сүз кальбендә тәфсирең

Яшәү суты биреп ача

Мәгърурлыгыңның серен.

И, газиз тел! Анам теле!

Күчеп җан тибешемә,

Раббының үз рөхсәтендә

Тигән син өлешемә...

Олпатлы Олуглыгыңа

Баш иям сәҗдә кылып.

Һәм үзеңә хезмәт итәм

Иң тугры колың булып...

Фәүзия Мөхәммәтова, Норлат

Фото:tatarlar.info

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев