Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Җан үлемсез, бары акыл туплап, Күчеп китә рухи дөньяга…

Күпмедер бер дәвер үткәннән соң,

Җиргә кайтыр җаным кабаттан.

Раббы безне нурдан хасил кылып,

Илаһи зат итеп яраткан.

Вәзгыять һәм яшәү төшенчәсе,

Яшәү белән үлем арасы.

Җан мәңгелек икәнлеген тоеп,

Мәңгелеккә китеп барасы...

Иксез-чиксез галәм киңлегеннән

Күкрәк читлегенә сыя да,

Җан үлемсез, бары акыл туплап,

Күчеп китә рухи дөньяга…

Тарихи һәм фәлсәфи бәянлап

Гаҗизләнер сорау бихисап.

Раббыбызның үз каршына басып

Тотасылар бар шул бер хисап...

Фәүзия Мөхәммәтова, Норлат

Фото: рixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев