Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Хыяллар белән мин саташтым...

Мин синең ярдәмгә бик мохтаҗ...

Мин синең ярдәмгә бик мохтаҗ -

Бу тормыш юлында адаштым.

Хисләрем эчендә түгел лә,

Хыяллар белән мин саташтым.

Үрмәләп үрләрне яуларга,

Тауларга менәргә теләдем.

Теләгем бик зурдан булса да,

Мин бер дә таяныч күрмәдем.

Гөлләрнең таш тишеп үсәсен,

Мин беләм: бары тик су кирәк.

Ялгызы бер җан да чыдамый,

Һәркемгә кирәк җирдә терәк.  

Ибләминова Зөлфия, Буа районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев