Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Һәр шигырьнең була үз җаны

Шигырь бит ул сүз тезмәсе түгел – хис тезмәсе.

Шигырь бит ул сүз тезмәсе түгел –

Хис тезмәсе.

Һәр шигырьнең була үз җаны.

Кайчак булып куя шигырьләрнең

Бик теләп тә, тумый калганы.

 

Күңел почмагында ята бирә,

Ләкин чыкмый тышка ургылып.

Я сүнә ул утлы күмер кебек,

Я яңгырый моңлы җыр булып.

 

Туа алмый калган шигырьләрем

Кара төндә бирми тынгылык.

Алар сүнмәс, алар барыбер калыр,

Зәңгәр күзләремдә моң булып.  

Абдуллина Алисә Дамир кызыАрча районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев