Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Сөю бакчасында көзге гөлем, Бик кадерле якын кешем син. Гомеремнең мең дә бер кичәсе, Күреп туймас татлы төшем син. Тайгак юлда түгел, мәхәббәтнең Серле сукмагында табыштык. Уртак хисләр ялкынында дөрләп, Күңел белән күңел кавышты. Илһам бирдең минем җырларыма, Былбыл булдың гөлләр багында. Моң чишмәсе тынгы белми чылтырар Йөрәгемдә син бар чагында.

Римма Гайнанова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев