Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Караңгылык йота күңелемне...

Караңгылык йота күңелемне,

Яктылыктан мәхрүм үзәкне

Телгәлидер дистә өлешләргә,

Өтәлидер бөлгән йөрәкне.

Телсез хәнҗәр телә күңелемне,

Юнган кебек тире – кубара

Каты кулы берлә, залим төсле,

Җан һәм сынны; шуннан – югала.

Сырхау җаным көфер утларында...

Изаланган, сулган, укмашкан.

Килер көнгә каршы бара алмый

Тәнем белән инде хушлашкан.

Калды сулып җирдә яшәү дәртем...

Бәргәләнә, мескен, курада.

Калтырыйдыр, җебек сөңге төсле.

Утын түгел – булган чырадан!

Елмаядыр, әнә, төпсез ялкын.

Шайтан упкыныдыр – куана.

Әйе, җаным, сине болай якты

Беренче кат тәмугъ каршы ала.

Сәләхова Таңсылу Сәлим кызы, Кукмара районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев