***

Сулышына төннең үреп язган
Шигырьләрем сиңа аталган.
Тик бүгеннән инде беркайчан да
Илһамым дип сине атамам.
Шигырьләрем нидер дәшмәк булды,
Алар шулай сине юксынган.
Күк ачылды, аннан хакыйкать тә:
Илһамым дип сине атамам.
Син - гади бер лампа, күңел генә,
никтер, Кояшым дип сиңа табынган.
Башка сүзләр уйлап чыгарырмын!
Илһамым дип сине атамам.
Син киткәннән, сагыш - бәхет тулы
Күпме юллар язып сызылган,
Дәшмәвеңнән бары, юклыгыңнан.
Илһамым дип сине атамам!
Күзне - күзгә бәреп, ничә тапкыр
Үттек икән тормыш юлыннан?
Сорауларга күмдең, шуңа ары
Илһамым дип сине атамам.
Юклыгыңнан синең шашып бары
Юл - яшьләрем минем агылган.
Илһам түгел, каргыш булырсың син,
Күк - патшадан миңа язылган!
...Илһамым дип сиңа әйталмам.
Закирова Гүзәл Рифат кызы
фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз