Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

"Аларга бу дөнья, гүя, йолкып атылачак чүп..."

Бер битен үптерсә дөнья - Китереп тормый шартын...

Бер битен үптерсә дөнья -

Китереп тормый шартын,

Кимендә бер ун мәртәбә

Үптерә бездән артын...

Дөрес, дөньяның артына

Тибеп яшәүче дә күп.

Аларга бу дөнья, гүя,

Йолкып атылачак чүп...

Ала белгәннәр дөньяның

Бар мал-мөлкәтен көрәп,

Дөньяның күчәренә дә

Басмакчы аяк терәп...

Дөньялыкны үзләренә

Оҗмах иткәч, күрәсең,

Җәннәткә дә кермәкчеләр

Укып “Тәүбә” сүрәсен.

Шулай истигъфар кылмакта

Кылган гөнаһларына

Һәм үкенгән кыяфәттә

Мәкърух *аһ-зарларына* -

(дин тыйган эшләр) 

Раббы колак салмый калмас

Дип ышанган халәттә,

Әҗәл бугаздан тотканчы

Яшиләр заләләттә -

туры юлдан язып.

Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев