Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Мин сиңа һаман да кирәкме?

Сандыкка әүвәлге хисләрем умырып-умырып тутырдым...

Сандыкка әүвәлге хисләрем

Умырып-умырып тутырдым.

Без әле белмәгән,

Саташкан ярларга

Бәрелә дөньяның  дулкыны.

Көрсеннеп яшьләрем сертәсең,

Төймәсез җиңеңне тозлатып.

Син көймә корасың,

Мин ярны саклыймын,

Утыртып көймәгә мине озаттың.

Яулыгың тирәсен каймалап куйгансың,

Чик, галәм, минем дә йөрәкне.

Сандыгың тутыкса,

Мин капчык булармын.

Мин сиңа һаман да кирәкме?

Сөлгегә төреп җылытам йөрәкне.

Юеш моң миңа ят. Адашам.

Учларга кысып беләзек-җанымны

Галәмгә тик килеп барышым.

Шигапова Гөлүсә Наил кызы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев