Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Упкыннарга кереп югалдым...

Сине сөям диеп саташтым...

Мин яраттым. Бәлки яратмадым -

Хыялларга кереп адаштым.

Хыялларга кереп адаштым да...

Сине сөям диеп саташтым.

Мин ялгыштым. Бәлки ялгышмадым -

Дөрес тарафларга юл алдым.

Дөрес тарафларга юл алдым да...

Упкыннарга кереп югалдым.

Мең кат яндым. Бәлки янмадымдыр,

Эчтән генә пыскып яттымдыр.

Эчтән генә пыскып яттымдыр да...

Хыялымда учак яктымдыр.

Ибләминова Зөлфия Зөфәр кызы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев