Каләм тибрәтүчеләр
***
1617
0
15
Адаша алмам, бик теләсәм дә...
Карлар яуса, илhам килер иде.
Язылыр иде матур сүзләр дә.
Назлы җилләр шаяра-шаяра
Алып китәр иде әллә кайларга.
Мин адашыр идем, юри генә.
Ә син чыгар идең минем каршыма.
Алсуланган битләремнән тотып,
Елмаеп карар идең күзләремә.
Кар бураннар элеккеге түгел.
Адаша алмам, бик теләсәм дә.
Ап-ак мамык пәрәвезне ябынып,
Басып торам тәрәз каршында.
Гатиятуллина Нәфисә
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВнокласснРСвЂВВВВВРєРСвЂВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев