Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Канатланып очып йөрисеңме яратамын дигән сүземнән?

Ничек үтте көнең... Борчусызмы?

Очрадымы яхшы кешеләр?

Әйбәт дисең бар да... Үзең ничек?

Эштән кайтып барам тәпиләп.

 

Хозурланам карның көртләренә,

Биек булып таулар өелгән.

Җир Анабыз бил тиңентен, әнә,

Шул көртләрдә калып күмелгән.

 

Ничек үтте көнең... Сөйлә, әйдә,

Әйтмәсәң дә, күрәм күзеңнән.

Канатланып очып йөрисеңме

Яратамын дигән сүземнән?

 

Әйе, дисең... Каян күрәсеңдер,

Миндә көчле сине сиземләү.

Хәл сорашам... Күңел халәтеңне,

Бүлә күрмим тагын эшеңнән.

 

Кичкә таба көн авышып бара,

Онытылган ару-талулар.

Акрын гына җәяү атлап кайтам,

Шул арада шигырь язылган.

 

Динар Хайруллин. Апас районы

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев