Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Кермәле җаныма көз ае, япмале йөземә сарыңны...

Кермәле җаныма көз ае,

Япмале йөземә сарыңны.

Татыймчы мәхәббәт газабын,

Табыймчы гомерлек ярымны.

 

Салмый тор куңелгә шомнарың,

Күримче бәхетле таңнарын.

Сөюем очратсам сина да

Керермен тынычлап җаннарым.

 

Эземне күмми тор, яфраклар

Ятмасын эземә. Иртә бит.

Әйтми тор, яшьлегең үткәндә,

Гомерең көзләре җиткән, дип.

 

Мин әле сөелеп-сөймәгән,

Тиңдәшем эзләп тә табалмыйм.

Хыялым биеккә ашкына,

Йөрәгем «сөю» дип кабатлый.

 

Туктап тор, көз ае, ашыкма.

Яратып карыймчы мин дә бер.

Туңса да салкында җаннарым.

Табармын ярымны, менә күр.  

 

Сөнгәтуллина Гөлназ. Кайбыч районы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев