Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Безнең йөрəк əле тибəчəк!

Таңнар аткан чакта телəк телə
Мəңге типсен диеп йөрəгең.
Исəнлектəн аермасын Ходай,
Кабул булсын һəрбер телəгең!

Телəклəрне кабул була дилəр,
Чын йөрəктəн алар əйтелсə.
Ал таңнарны каршы алыйк əле
Булыр барсы... Ходай телəсə.

Сəламəтлек булса, бар да булыр!
Үз аягың белəн йөргəндə.
Оныкларның тəпи китүлəрен
Үз күзлəрең белəн күргəндə.

Иллəребез имин, тыныч булсын!
Якты, матур булсын килəчəк.
Иртəлəрне бергə каршы алыйк,
Безнең йөрəк əле тибəчəк!

Эльза Шагова, Казан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев