Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Чыксын дисәң бу тормышта бераз Бәхеттән өлеш...

Чыксын дисәң бу тормышта
бераз Бәхеттән өлеш,
һичшиксез, чишмә башында
Сөю булырга тиеш:

Җәннәт исләре бөркелгән
кырларыңа, җиреңә,
хатирәләр качып яткан
балачаклы өеңә,

бал-ис Юкә бикәләргә,
күз-яшь чыклы гөлләргә,
офыкларга ашып шашкан
"Хыял" дигән җүләргә,

кара-аклы, ак-каралы
буйлы-буйлы тормышка,
адаштырмый-саташтырмый
әйдәп барган язмышка,

шатлыкта да, кайгыда да
сыенырлык иңенә
тотынышып юлга чыккан,
сөйгән бердән-береңә ...

назларында эретерлек
карашына, үзенә,
канат куеп талпындырган
тылсымлы бер сүзенә ...

кая барсаң, саклап йөргән
"Әни" атлы күзләргә,
тарих чирәме каплаган
ятып үбәр эзләргә,

Кол Галиләр заманыннан,
балкып халкы күгендә,
көрәшләрдә баш бирмәгән
ПӘҺЛЕВАНДАЙ ТЕЛЕҢӘ,
БЫЛБЫЛ САЙРАР ИЛЕҢӘ!

Гөлия Фәйзова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев