Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Тәннәренә уеп кергән богау, Кан саркыта кебек җаныннан...

Яланаяк, богауланган килеш
Кайтып кердең, Муса, илеңә!
Чәнечкеле тимерчыбык һаман
Урап-урап яткан иңеңә.
Сиңа кайчан богау элгән дошман
Көлеп тора кебек бүген дә:
“Син - җиңүче имеш! Син - коллыкта!
Ә урының - тәмугъ төбендә!”
Шагыйрь карашыннан еракларга
Чәчрәп тора мәгьрур батырлык.
Өтеп алыр иде, әгәр халкын
Таптап үтәм дисә явызлык.
Ил язмышы өчен башын салган,
Телләрдән һич төшмәс шәхесне
Тимер чылбырында тотабыз бит,
Шатландырып кыргый Иблисне.
Тәннәренә уеп кергән богау,
Кан саркыта кебек җаныннан...
Берәм-берәм чылбырларын өзәм
Үткән саен Һәйкәл яныннан.

Люция Әблиева, Казан

Фото: tur-kazan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев