Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Кемнән, язмыш, шулай тартынасың?

Язмыш чәчкән бәхет орлыгының
Гүя һәр бөртеге сан-исәптә.
Сайлап кына бирә, үлчәп кенә
Ваклап-ваклап мең дә бер кисәккә.
Уңга-сулга тарат күпме кирәк,
Кемнән, язмыш, шулай тартынасың?
Һәр кешенең килә бу дөньяда
Бәхет таганында атынасы.
Тормыш дигән тирән дәрья суын
Бер хәсрәтсез килә, ай, кичәсе.
Юк шул... бөтен хикмәте дә шунда –
Бал тамызган агуын да бар эчәсе.

Люция Әблиева, Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев