Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Иске елны иске дуслар белəн Озатырга əзерлəнəбез.

Иске елны иске дуслар белəн
Озатырга əзерлəнəбез.
Кирəгенчə ризык, кирəгенчə җимеш,
Кирəгенчə эчемлегебез.
Китəсе ел иске башыбыздан
Иске хатирəлəр актара.
Кирəгенчə майлап, кирəгенчə җайлап,
Кирəгенчə баллап “җиппəрə”.
Иске җырлар тели иске күңел
Искəйлəре китми яңага.
Ә урамда... яңа карлар ява
Яңа елга кала аз гына.
Яңа елга кала бик аз гына
Шушы мизгел серле-сихерле.
Иске авызның да өп-өр яңа
Телəклəрне килə телисе.
Китəсе ел белəн хушлашканда,
Иске йөрəк бераз чеметə.
Мин типкəндə кайгырма, дип үзе,
Килер язга ишарə итə.

Люция Әблиева, Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев