Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Тәүфыйклы бул, бәхет башы ята, балам, тәүфыйкта...

Сакланмаган бүгенгәчә

Әбием бүләкләре.

Тик һаман да күңелемдә

Теләгән теләкләре:

“Тәүфыйклы бул, бәхет башы

Ята, балам, тәүфыйкта.

Әдәп, инсаф кебек асыл

Сыйфат барын онытма.

Белемле кыз - бирнәле кыз

Укуда бул алдынгы.

Начар гадәткә өйрәнмә

Карап йөр арт-алдыңны.

Кыланышың кырга сыймас

Кыланчык булма, балам.

Яман юлдашлардан сине

Сакласын үзе ходам!

Без бу фани дөньяларның

Бары кунагы гына.

Иң якты дигән көннең дә

Бул син чуагы гына!”  

 

Люция Әблиева, Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев