Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Кышкы көн үз матурлыгын Җиргә көмештән койган.

Кышкы көн үз матурлыгын

Җиргә көмештән койган.

Ак рәшә бәллүр тәрәзгә

Көмештән бизәк уйган.

Көмеш төс иңгән кар-палас

Түшәлгән җир өстенә.

Бөреләр төренгән бәс тә

Әллә чын көмеш кенә?!

Көмеш бәс керфеккә куна,

Чәч бөртегенә сара.

Күз алдында көмеш дулкын -

Рәшә уйнаклап бара...

Чем-акны көмешкә манып,

Кояш нурлары аша

Кышкы көн үз матурлыгын

Тасвирларга маташа...

Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев