Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Тальян күрегеннән моң агыла - Көмеш авазларын җанына Сеңдергәннәр, мөкиббән китәдер Бу табигый моң акынына. Һәм илаһи моңның тәэсирендә Тере сүрәт булып агылып, Чал тарихлы хәтер уянудан Җиле китә иңгә кагылып. Тальян моңнарына әсәренеп Ак кылганнар тузгып тарала. Халкым җуйган дала рухы булып Дала өне сыктап ярала: Гасырларның аръягында, әнә, Атлар уртлап йөргән киң дала. Ерак офыктагы аргамаклар Ак томанда өреп югала. Бөек дала йөрәгенә сыйган Бу борынгы үзгә бер моңда, Сабырлык догасы иңгән хәнҗәр Оеп ята көмеш кынында... Тальян күрегеннән моң агыла, Тальян моңы - моңнар акыны. Һәм ул моңда чор-дәверләр кичкән Җан авазы татар халкының...

Фәүзия Мөхәммәтова,

Норлат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев