Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Үз халкының язмышында гаме юк аның...

Үз милләтем тарихында

Фаҗига-афәтләрнең

Гарасатлы шәүләсенә

Сарылган зәхмәтләрен,

Бүгенге мәгълумат аша

Кыю-тәвәккәллектә,

Дөньяга чыгарып кагу

Мөмкиндер ул, әлбәттә!

Тик сыктаулы шигырьләргә

Йөзен чыткан бу заман,

Ваемсызлык бишегендә

Тирбәлеп йоклый һаман…

Җан асрау җиңел инсанга,

Талкытмый зиһен аңын.

Үз халкының язмышында

Шуңа гаме юк аның.

...Хәтере уяу булганга -

Күңелнең үткен күзе

Үтеп керер тирәнлектән

Калка чал тарих үзе...  

Фәүзия Мөхәммәтова, Норлат

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев