Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Сөбханалла, ап-ак карлар явалар иртә таңнан...

Сөбханалла, ап-ак карлар

Явалар иртә таңнан.

Әйтерсең лә моңлы бер җыр

Сибелә бөдрә талдан.

Чигендерә таңдагы җыр,

Караңгылыкны җайлап.

Тал кызы тәкыя үрә,

Ак чәчәкләрне сайлап.

Сөбханалла, иртә таңнан

Күңел алсын, диеп, ял.

Кышкы таңны җырга күмә

Җәй баласы-моңлы тал.

Люция Әблиева. Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев