Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Елама, төн, Яшьле күзләреңне Таң йолдызы күрсә, үпкәләр. Үпкәләтсәң аны, Кем таң саен Якты нуры белән иркәләр? Елама, төн, Сагыну-сагышларым Мине вакытлыча биләгән. Мәңгелеккә түгел Аерылышу - Җиз иләктән хисләр иләнгән. Хәтерләтә, дисең, Минем халәт, Аяз көндә суккан яшенне. Таң йолдызын Зинһар, аптыратма, Тыел, төнем, түкмә яшеңне. Елама, төн...

Люция Аблеева,

Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев