***

Бу ботканы һәр көн саен пешерәбез, Ә аннан соң күмәкләшеп тикшерәбез. Кемдер аңа өсти шикәр, кемдер борыч, Бу ботканы ерып чыгу - безнең бурыч. Сыек булса, “сыек” дибез, ошатмыйбыз, Куерагын чит-ятларга ашатмыйбыз. Эткәлибез-төрткәлибез, ботка - хәйран, Боткадан авыз итмәсәң, була харам. Бу ботканың тарихы да ай-һай хәтәр, Яза калсаң, җитмәс кебек һич бер дәфтәр. Кемнәр генә бу боткада кайнамаган, Кайберләре әле һаман айнымаган. Күпме генә пешерсәк тә ботка җитми, Башка ризык безгә инде хәзер үтми. Ябышкан ул җилкәбезгә борча сыман, Котылу юк мәңге кәгазь боткасыннан!

Люция Аблеева,

Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: