Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Үксеп еладым, капка төбендә...

Кулъяулык болгап туган йортымнан. "Кайтырмын"- диеп, киттем хушлашып.

Кулъяулык болгап туган йортымнан.

"Кайтырмын"- диеп, киттем хушлашып.

"Онытма"- диеп, туган нигезне,

Кочаклап үпте Әткәм туктатып.

Кайттым балачак көткән ягыма

Туган нигезнең ташлары суык.

Яшьлегем белән, киткәнмен чыгып,

Ансат дөньяның артыннан куып.

Моңсу тәрәзләр көтә зарыгып,

Туган йортымда ишектә йозак.

"Кайтыр"- дип көтә Әткәм нигезе

Нигә йөрдем соң адашып озак?

Кайтам сагынып, каршы алырга,

Капка ачарга кайда Әткәем?

Тәрәздән күреп, колачын җәеп,

Каршы алырга чыкмый Әнкәем...

Үксеп еладым, капка төбендә

Бәбкә үстергән үлән өстендә.

Капка кагамын, ачмый беркем дә

Куанычларым зарым төсендә.

Нигә, яшьлегем, каршы алмыйсың,

Киң ачып авылым капкасын.

Яшь чакларымда белмәгәнмен шул

Чит-ят җирләрдә тынгы тапмасын.

Илисә Әхмәтова. Нижневартовск шәһәре

Фото: авторныкы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев