Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

"Онытырга юк бер хакыбыз!"

Киләчәкнең ишекләрен ачып

Түрләренә үткән чагында.

Илем дип, туңганнарны бозларда,

Башларын салганнарны яуларда,

Илем дип, менгәннәрне тауларга,

Аләмнәр элгәннәрне айларга,

Бер тавыштан дәшә халкыбыз:

“Онытырга юк бер хакыбыз!”.

Үткәннәрне тарих битләренә

Мирас итеп барлап язганда.

Ил өчен акканнарны суларда,

Янарга кергәннәрне утларга,

Ил өчен очканнарны күкләргә,

Үрнәкле булганнарны күпләргә

Наказ итеп әйтә халкыбыз:

“Онытырга юк бер хакыбыз!”.

Люция Әблиева, Казан

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев