Логотип Казан Утлары
КАЛӘМНЕ ШТЫККА ТИҢЛӘП

ГОРИЗОНТ (повестьтан өзек)

...Шушы вакыйга Батырҗанның күңелендә озак еллар буена онытылмаслык хатирәләрнең берсе булып калды. Шул кичтән соң алар тагын да дуслаша төштеләр, бер-берсенә тагын да якынайдылар. Ләкин ул вакыйга артык кабатланмады. Алар бер-берсен иркәли алмадылар. Канлы көрәш, күпләрне аерган кебек, аларны да аерды.

Рахман Ильяс
(1908 – 1943)
Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов) 1908 елның 15 мартында элекке
Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы)
Карамасар авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә
һәм рота командиры сыйфатында Украина җирләрендә барган канлы бәрелешләрдә
катнаша. Харьков шәһәре тирәсендәге шундый бәрелешләрнең берсендә, 1943 елның
23 августында, Рахман Ильяс батырларча һәлак була.

 

Батырҗан белән Нәгыймәне пулемёт командасы командиры якындагы бер казак
авылына сөт алырга җибәрде. Ул вакыт Батырҗан унтугызынчы яше белән генә бара
иде. Нәгыймә егерме бишләрдән узган иде инде. Шулай булуына да карамастан, ул бик яшь чырайлы, нәфис буйлы, зур зәңгәр күзле кыз иде. Озакка сузылган канлы
көрәш Батырҗан белән Нәгыймәнең йөрәген бергә нык бәйләде. Алар берсенә берсе
«әшнә» дип исем бирделәр. Бөтен команда аларны «әшнәләр» дип йөри башлады.
Ике әшнә авылга якынлашканда, чиркәү колоколы кичке бишкә сукты. Ә авылдан кире
кайтканда, кояш баткан иде инде. Кич караңгы, һава шактый тын. Тик сирәк-сирәк ишетелгән
мылтык тавышлары белән артта калган авылда эт өрүләре генә тынлыкны бераз бозалар иде.
Нәгыймә:
– Әшнә, мин арыдым, бераз ял итмибезме? – диде.
Батырҗан каршы килмәде.
Юлдан берничә метрлардагы куаклык артына барып ятты. Әшнәсе артыннан
Нәгыймә дә калмады. Ул да, Батырҗанга якын ук килеп, яшел чирәмгә сузылды.
Батырҗан, сүзсез озак ятканнан соң, Нәгыймәгә таба борылды.
– Нигәдер бик күңелсез, әшнә, – диде.
Нәгыймә елмаеп куйды:
– Ә миңа киресенчә... – Ул Батырҗанның кулын тотты: – Син тирә-ягыңа кара,
Батырҗан, әнә нинди биек таулар, аларның башларын калын кар катлавы каплаган.
Анда ниләр генә юк дип уйлыйсың...
Нәгыймә Батырҗанның күзләренә карады. Батырҗан карашын болытлы күккә
төбәгән дә нәрсәдер уйлана кебек. Гүя ул Нәгыймәнең сүзләрен тыңламый. Нәгыймә,
хәтере калгандай, Батырҗанның кулын ычкындырды.
– Син мине тыңламыйсың да, – диде ул.
– Киресенчә, рәхәтләнеп тыңлыйм. – Батырҗан Нәгыймәнең кулын сыйпады. Аның
күзләренә карап, нәрсәдер әйтергә теләде. Ләкин Нәгыймә моны сизмәде булса кирәк.
Ул үз уйларына баткан иде. Һәм кинәт кенә торып утырды.
– Беләсеңме нәрсә, Батырҗан? – диде.
– Әйтеп кара, әшнә.
– Минем Казбек тавы башына менәсем килә. Мин сугыш беткәч тә, аның башына
менәрмен, юк, мин үзем генә түгел, без синең белән икәү...
Нәгыймә сүзләрен әйтеп бетерә алмады, Батырҗан кинәт кенә сузылып аның
муеныннан кочаклап алды да үзенә тартты.
– Мин риза, синең белән кая барырга да риза. Яратам мин сине, Нәгыймә, – диде.
Бу беренче мәхәббәт иде. Батырҗан үзенең яратуын, матур буяуларга буямыйча
һәм тартынып тормыйча, гади сүзләр белән аңлатты. Ләкин бу гади сүзләр астында
күңел сафлыгы, чын мәхәббәт сизелә иде.
Нәгыймә үзенең Батырҗаннан берничә яшь олы булуын уйлап алды да сискәнеп
киткәндәй булды. Ләкин муеныннан Батырҗанның кулларын алып ташламады,
киресенчә, аңа елышарак төште.
Батырҗан белән Нәгыймә, бер-берсенә нәрсә әйтергә белмәгән төсле, сүзсез озак
тордылар.
Берникадәр вакыттан соң Нәгыймә Батырҗанның чәчләреннән сыйпады да:
– Әйдә, киттек, Батырҗан, соңга калмыйк, – диде.
...Шушы вакыйга Батырҗанның күңелендә озак еллар буена онытылмаслык
хатирәләрнең берсе булып калды. Шул кичтән соң алар тагын да дуслаша төштеләр,
бер-берсенә тагын да якынайдылар. Ләкин ул вакыйга артык кабатланмады. Алар
бер-берсен иркәли алмадылар. Канлы көрәш, күпләрне аерган кебек, аларны да аерды.
Юк, Нәгыймәгә Казбекка менү насыйп булмады. Бу гади хыял гамәлгә ашмады.
Грозный шәһәреннән чигенгән вакытта Батырҗан Нәгыймәнең канлы гәүдәсен генә
күреп калды. Снаряд ярчыгы аның башына тигән, һәм ул кан эчендә ята иде.
Батырҗанга Нәгыймә әле дә менә шул хәлендә ята кебек күренде. Ул, күзләрен
йомып, битен кулы белән каплады.

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев