«Ана» – документаль әсәр

«Казан утлары» журналының быелгы февраль санында Башкортстаннан әдәбият галиме Сәгыйдулла Хафизовның «Бер бите – шәрык, бер бите – гареп...» дип аталган язмасы басылып чыккан. Сәгыйдулла әфәнде минем узган ел «Казан утлары» журналында (№12) дөнья күргән «Ана» әсәремә карата үз фикерен
белдергән. «Документаль проза кысаларында автор «халыкка Нәгыймә Айтматова һәм аның нәселе турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат җиткерергә тырыштым» дигән тыйнак максат куйса да, әсәр югары эстетик дәрәҗәдә һәм трагизм элементлары белән язылган, дулкынландыра...» дип яза ул. Галим минем бу
хезмәтемне һәм, гомумән, иҗатымны югары бәяли. «Ул – югары эстетик тойгылар, якты идеал белән эш иткән каләм иясе, – дип яза, – ... мин үзем Фәүзия ханымны татар әдәбиятының иң көчле вәкиле дип саныйм». Сәгыйдулла әфәндегә мондый зур бәясе өчен рәхмәтләремне әйтәм, ул, гомумән, минем иҗатымны күзәтеп бара,
әле «Болын» китабым басылып чыгу белән 1987 елларда Уфага чакырып, укучылар белән очрашу үткәргән иде.
Сәгыйдулла Хафизов дөрес тотып алганча, «Ана» әсәреннән укучы күңеленә сеңдерелгән иң беренче һәм олы тойгы – халкың белән горурлану. Аны автор тирәннән, тарих төпкеленнән үстереп килә, шәҗәрәләр, нәсел тарихлары аша нигезләп, күркәм затлар мисалында раслый». Әйе, Чыңгыз Айтматовның татар анасы турында бу әсәр, – беренче чиратта, документаль хезмәт. Бөтендөнья татар конгрессы мине нәкъ шушы максат белән 2014 елның ахырында Кыргызстанга җибәрде, Нәгыймә апа турында мин – документаль, Ркаил Зәйдулла әдәби әсәр язарга тиеш идек. Без бу эшне уңышлы башкарып чыктык, минем «Ана» китабым,
фәнни-тарихи язма буларак, 2015 елда дөнья күрде, Ркаил исә «Нәгыймә» дип аталган драма әсәре язган дип ишеттем.

Ни өчен болар турында җентекләп язам соң? Чөнки Сәгыйдулла әфәнде «Ана» әсәрен мактап кына калмый, тәнкыйть фикерләре дә әйтә. Ул бу хезмәттә «төрле чыганаклардан алынган өзекләренең күп булуын», аларның кайберләре русча да бирелүен кабул итә алмаган. «Шуның белән бергә нәфис әдәбият әсәре фәнни хезмәт
тә түгел, аны цитаталар, астөшермәләр белән бизәү әдәби иҗат кануннарына туры килми. Мәгълүмат артыннан кумыйча, романдагы сурәтлелекне көчәйтү дә зыян итмәс иде, шәт», дип яза ул. Бу урында әдәбият галиме белән тулысынча килешергә
дә булыр иде, әмма бер искәрмә бар – «Ана» әсәре әдәби роман түгел, ә документаль хезмәт. «Казан утлары» журналында басылганда, аның жанрын роман-хроника дип, редакция үзе куйды. Татарча китапта бу әсәрнең жанры фәнни-тарихи язма дип,
русчасында научно-популярное издание, дип күрсәтелде, төрекчәсе дә шулай. Җыеп кына әйткәндә, язучы каләме белән язылган документаль хезмәт.
Бу китапны язганда, минем төп максатым булып, Чыңгыз Айтматовның татар тамырларын тарихи документлар белән исбатлау торды. Моның өчен мин Киров шәһәренә барып, дәүләт архивыннан 1852-1858 елгы ревизия материалларына кадәр
соратып алдым, шулай ук Малмыж, Кукмара, Мәчкәрә, Бишкәк, Каракол, Казанда булып, бик күп материал тупладым. Кыргызстанда Нәгыймә апаның исән калган балалары һәм туганнары белән очраштым, китапханә, архив, музейларда булдым, бу нәсел турында миңа кадәр кем нәрсә язган – барысын да диярлек эзләп таптым. Кызганыч, алар барысы да диярлек русча булып чыкты, документлар да рус телендә, шуңа күрә алар минем хезмәтемдә дә оригиналда бирелде, кайберләре тәрҗемә дә ителде.
Шулай ук мин Чыңгыз Айтматовның бөтен әсәрләрен яңадан укып-өйрәнеп чыктым, бигрәк тә Нәгыймә апа исән вакыттагы беренче чор иҗатына зур игътибар бирдем. Эзләп табалмаган документларым да булды, Нәгыймә апаның хезмәт кенәгәсе
дә табылмады, ире белән язылышу таныклыгы һәм балаларының туу турында белешмәләре дә дубликатлар гына иде, төп нөсхәләре юкка чыккан. Үзем өчен ачылып бетмәгән нәрсәләр, җавапсыз калган сораулар да булды һәм хәзер дә бар. Кыргызстанда кайбер ишеткәннәремне китапка кертмәдем, чөнки аларны исбатларлык дәлилләрем булмады, шулай ук гаилә серләрен дә ачасым килмәде...
Әлбәттә, шушыларга таянып, әдәби әсәр язу, бәлки, җиңелрәк тә булыр иде, әмма, әйткәнемчә, минем алда башка максат торды. Мин башта ук бу китапның башка телләргә дә тәрҗемә ителәсен күздә тоттым һәм татарлар турында мөмкин кадәр күбрәк
һәм яхшы мәгълүмат бирергә тырыштым. Чыңгыз Айтматов һәм аның Татар Анасы аша милләтебезне дөньяга танытырга омтылдым. Фикеремне тарихи документлар белән ныгыта бардым. Китап укучылар тарафыннан яхшы кабул ителде, ә менә журнал укучылары өчен мондый алым белән язылган хезмәт көтелмәгәнрәк булып чыкты, галим Сәгыйдулла Хафизовның мәкаләсе шуны күрсәтә. Ә мин аңа барыбер рәхмәтле, чөнки ул тагы бер тапкыр жанр үзенчәлеген искә төшерә. Әлбәттә, саф әдәби әсәр, роман күзлегеннән чыгып бәя бирсәң, «Ана» әсәре аңа бөтенләй туры килми, чөнки ул – әйткәнемчә, фәнни-документаль хезмәт.
Шунысын да әйтәсем килә: минем бу жанрда язылган тагы берничә әдәби- документаль хезмәтем бар – Һади Атласи турында «Соңгы туранчы» китабы (2016), Батырша хәзрәт турында «Баһадиршаһ» (2006) һәм «Габдрәшит Ибраһим – милләтнең
хокук яклаучысы» (2021). Чит илләрдә, шул исәптән, русларда да, бу жанр бик популяр, аның үз укучысы бар, татарга ул әле кереп кенә килә. Әмма бу әдәби-документаль жанрны шәхесләр турында язылган калын-калын романнар белән бутарга ярамый, чөнки алар тарихи чыганакларга, архив материалларына таянып язылган әсәрләр түгел. Күп очракта бу әсәрләр газета мәкаләсе теле белән язылган була, аларда ни әдәби, ни фәнни-тарихи яктан ачыш булмый, шуңа күрә укучылар тарафыннан да очсызлы әкият
кебек кенә кабул ителә. Ә әдәби-документаль хезмәт язу бик күп вакыт һәм көч сорый, монда язучы осталыгы да, тарихчы, галим анализы да, милли сәясәтче идеологиясе дә кирәк, шул чагында гына ул укучының йөрәгенә һәм аңына тәэсир итә, милләтнең
кадерен белергә өйрәтә.

2021 ел, 15 февраль.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: