Розалина Тимербулатова. "Сагыну".

Кечкенә генә текст, сөйләп бирүгә корылган. Хикәяләүче – ир-егет, моннан егерме

ел элек әтисенең, гаиләсен ташлап, башка хатынга китүен һәм менә кайтып гафу

үтенүен бәян итә. Гаиләсен ташлаган ир еллар узгач гаебен таный, шуны сөйләгән

текст мондый әхлакый нәтиҗә белән төгәлләнә: «Һәммәсе әти-әниле гаиләдә үссә, бу

җирдә бәхетле балалар, бәлки, күбрәк булыр иде. Әти-әниләрне дә бәхетле картлык

каршылар иде...»

Тирә-ягыбызда мондый хәлләр очрыймы? Әлбәттә. Кино-телевидениедә мондый

гаиләләрне күрсәтү тагын да күбрәк. Ә хикәя кайда соң?

Тормышның гадәти күренешен сәнгать әсәренә әйләндерү өчен, уйланма кирәк

була. Шул гадәти-табигый тормыш күренешен үз күңелендәге иҗади уйланма белән

кушып, язучы әдәби әсәр иҗат итә. Уйланма аерым бер очрактан – күп кешеләргә

кагылышы булган закончалыкны китереп чыгара. Ул язучының тормыш күренешеннән

югарырак күтәрелеп, шуңа шәхси бәясе, гадәти булмаган яктан килеп караш ташлавы,

башкаларга да шулай карау мөмкинлеген күрсәтүе кебек тә аңлатыла ала.

Әдәби уйланма – яза торган әсәрнең жанрына, иҗат методына бәйле. Гадәттә,

мондый кече күләмле әсәрләрдә шул уйланманы укучыга сиздерә, кайчак ассызыклый

торган элементлар, өлешләр була. Аларны «көчле позиция» дип йөртәләр.

Көчле позиция иң мөһим мәгънәләрне укучыга җиткерергә ярдәм итә. Беренче

чиратта, әсәрнең исеме, башламы һәм йомгагы «көчле позиция» дип санала.

Әсәрнең исеме тормыштагы күренеш белән уйлап табылган дөнья арасындагы

чикне тоташтырырга ярдәм итә. Хикәядә аның кыска формага китерелгән эчтәлек,

җыеп кына теманы әйтү кебек булуы әйбәт дип санала. Ягъни хикәянең исеме эчтәлекне

гомумиләштереп, аңа бирелгән бәягә укучы игътибарын юнәлтергә тиеш. Чөнки

ул – укучы белән язучы арасындагы беренче мәгълүмат алмашу мөмкинлеге. Алга

таба, текстның үзен уку барышында, укучы әлеге беренче мәгълүматны киңәйтә бара.

Шушы яктан Розалина Тимербулатова хикәясенең исеменә игътибар итик:

«Сагыну». Әсәрне укып чыккач, бу тарихны сагыну тарихы дип атыйсы килми,

киресенчә, ул гафу итә алмау тарихы булып күз алдына баса. Текст эчендә сүз

 кабатлана: «Шулай да баштарак, иртәләрен әтиемне бик нык сагынып уяна идем.

Менә хәзер бүлмәмә керер дә мине күтәреп алыр кебек тоела иде. Әмма, үсә-үсә,

үземдәге бу сагыну хисләрен тыярга өйрәндем». Һәм кабатлау ярдәмендә хикәяләүче

әтисен сагынып үткән балачагына ишарә ясамыймы, дигән фикер дә уяна. Әмма ул

балачагының бәхетле булуын тәкрарлады бит: «Әнием белән әбием янында балачагым

бәхетле һәм тиз узды. Гомерем буе әтиемне сагынып үсмәсәм, бәлки, иң бәхетле балачак

миндә булды дип әйтә алыр идем». Сагыну шул бәхетне киметүче дип кенә күрсәтелде...

Димәк, кечкенә күләмле әлеге хикәягә исем дөрес сайланмаган. Шушы исемгә

туры килсен өчен, аны яңадан язарга: яки ташлап китү күренешеннән соң сагыну

белән бәйле берничә яңа күренешне искә төшерү рәвешендә кертергә, яки текстның

ахырын очрашу күренеше белән тәмамламаска кирәк.

Гадәттә, герой исеменнән сөйләнә торган кече күләмле хикәяләр арасында «ачыш

хикәясе» дип йөртелә торган төр еш кулланыла. Бу жанрда иң тәэсирле, кызыклы

хикәяләр шуңа карый. «Ачыш хикәясе» – кешенең зур психологик үзгәреш кичерү

мизгелен (аны тупса, чик, юллар алдында тору, дип тә атыйлар) сурәтләү, аның карар

кабул итүен күзәтү, әлеге карарны сайлауның укучы өчен көтелмәгән булуы һәм

шулай итеп кеше холкы-аңының үзенчәлеген күрсәтеп гаҗәпләндерү сыйфатларына

ия. Бу текстта да «ачыш хикәясе»нә әйләнү мөмкинлеге бар: моның өчен хикәяләүне

геройның егерме елдан соң көтмәгәндә үз бусагасына килеп баскан әтисе белән

очрашуыннан башлап, калганнарын – искә төшерү рәвешендә бердәм агым (аң һәм

кичереш агышы) итеп формалаштыру сорала.

Исем – көчле позициянең тагын ике элементы: кереш һәм башлам белән тыгыз

бәйләнештә булырга тиеш. Керешне тагын бер тапкыр күздән кичерсәк, анда оныта

алмау, хәтердән җуеп ташлый алмау белән бәйле мотив күзгә ташлана: «Әле дә булса

исемдә: утызынчы октябрьнең суык, яңгырлы көне. Ничек кенә тырышсам да, бу

көнне хәтеремнән чыгара алмадым мин...» Әмма хәтердән чыгара алмау белән сагыну

арасындагы аерма – җир белән күк арасы. Керештәге әлеге фраза әсәрне башкача

җыярга һәм башкача атарга кирәклекне тагын бер тапкыр искәртә.

Йомгак – текстның чиге, соңгы ноктасы, мәгълүматны төгәлләп кую. Әхлакый

чыгармага игътибар итмәстән, тагын бер тапкыр йомгакны искә төшерик: «Ничә еллар

буена аны көтеп яшәдем бит, тәрәзәдән күз дә алмадым, тормыш кыенлыкларын үзем

генә кичерергә мәҗбүр булганда, их, әтием янымда булса иде, дип уйладым. Ә хәзер,

үсеп җиткәч, ул картаеп, ярдәмсез калгач, аның исенә төшкәнменме?! Бу сорауга

җавапны ул вакытта тапмасам да, еллар үткәч, яхшы аңладым». Йомгак гаиләсен

ташлаган ирнең адымын бәяли – хикәяләүченең сагынуына аның катнашы юк.

Инде кабат әхлакый нәтиҗәне искә төшерик: «Һәммәсе әти-әниле гаиләдә үссә, бу

җирдә бәхетле балалар, бәлки, күбрәк булыр иде. Әти-әниләрне дә бәхетле картлык

каршылар иде...» Бу очракта да, хикәяләүченең үз балачагы бәхетле булганны

сөйләгәненнән чыгып, соңгы җөмләнең укучыга аталганын аңлыйсың. Әмма гаиләдән

киткән һәр кешенең язмышы бәхетсез төгәлләнми бит. Димәк, көчле позициягә чыгару

өчен, текстның эчендә дәлил кирәк...

Инде кабат уйланма төшенчәсенә кайтыйк. Ул – әдәбилек билгесе, тормыштагыдан

аермалы буларак, күренешнең күңел аша уздырылуын аңлата. Язучылар үзләре дә

аңа билгеләмә һәм шәрехләү эзлиләр. Хикәянең «төше» (изюминкасы) дип атау

гомумбилгеле. Әдәбилекне сер, көтелмәгәнлек эффекты белән бәйләү дә мәгълүм:

беренче абзацны укыгач ук, текстның ничек тәмамланачагы күренеп тору осталык

билгесе түгел бит. Розалинага да үз текстларының төшен – иң «тәмле» үзәген яки

яшерен серен табуда уңышлар телим.

 

ХИКӘЯНЕ МОНДА УКЫРГА МӨМКИН.

"КУ" 5 (май), 2019

фото: "Казан утлары" архивыннан

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: