Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

Курган маҗаралары (дәвамы)

Поезд, сагышлы итеп кычкырта-кычкырта, Курган шәһәренә юл тота. Каты плацкартта уйларыма бирелеп ятам. Алда ниләр көтә торгандыр. Мине – 17 яше дә тулмаган егетне, Казан кооперация техникумын тәмамлап, товаровед дипломы алган белгеч буларак, эшкә җибәрделәр.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Поезд, сагышлы итеп кычкырта-кычкырта, Курган шәһәренә юл тота. Каты плацкартта уйларыма бирелеп ятам. Алда ниләр көтә торгандыр. Мине – 17 яше дә тулмаган егетне, Казан кооперация техникумын тәмамлап, товаровед дипломы алган белгеч буларак, эшкә җибәрделәр. Өстемдә инде шактый киелгән арзанлы гына костюм, үзем белән алган куртка, пәлтә кебек нәрсәм дә юк. Кыршылган чемоданымда авылдан әни биреп җибәргән ипи белән атланмай кисәге һәм мендәр.

Менә Курган шәһәре. Мин вокзал каршындагы мәйданда бер мәлгә як-ягыма каранып, басып торам. Сораштырып, Курган облпотребсоюзына барып җитәм. Юлламамда шул оешма язылган. Моннан мине кадрлар бүлеге шушы өлкәнең берәр район потребсоюзына эшкә билгеләячәк.

Эшлисе район әлегә хәл итеп куелмаган. Кадрлар бүлегендә миңа ике көн көтеп торырга туры килде. Гостиницага урнашып йөреп булмый: аңа акча юк. Йокы ястык сорамый, диләр, төннәрне контора өстәлендә черем итеп үткәрдем.

Ниһаять, яшь товароведка эш урыны хәл ителде. Кадрлар бүлеге башлыгы кабинетына чакырып алып: «Сине иң ерактагы, Казакъстан чигендәге, интернациональ районга җибәрәбез»,диде. Анда нинди милләт вәкилләрен күрергә телисеңһәммәсе дә бар икән.

Сатулашып тормадым, әлбәттә, юлга чыктым. Башта поезд белән Шумиха дигән бер кечкенә шәһәргә киттем. Аннан йөк машинасына утырып, Усть-Уйский дигән районның административ үзәге Ново-Кочердык авылына барып җиттем. Якшәмбе көн булганлыктан, райпотребсоюз эшләми икән. Ләкин мин киләсен Курганнан хәбәр итеп куйган булганнар: конторада бер кеше утыра. Ул потребсоюз председателенең урынбасары, соңыннан минем язмышымда игелекле роль уйнаган Анатолий Александрович Катаев булып чыкты. «Бигрәк яшь товаровед икәнсең»,диде ул, елмаеп. Район үзәге элекке казаклар станицасы Усть-Уйскийдан Ново-Кочердык авылына яңа гына күчкән булган. Шунлыктан монда тормыш җайга салынып өлгермәгән. Берничә гаилә урнашкан барак тибындагы зур агач йорттан бер буш бүлмә бирделәр. Утын яга торган мичтән башка бернәрсәсе дә юк. Тегеннән-моннан иске өстәл- урындыклар, тимер карават юнәтеп, райпотребсоюз складында ертылганлыктан сатуга куелмаган матрас белән юрган күреп алып, аларны гамәлдән чыгардым да акт төзеп, үземә алып кайттым. Авылда кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән булуым ярап куйды: юрган белән матрасны үзем ямадым, ярыйсы гына урын-җир килеп чыкты.

Ул елны гына шулай булгандырмы, анда, гомумән, һәрвакыт шулайдырмы, сентябрьдә үк ачы җилләр исеп, көннәр салкынайта башлады. Ә минем өстемә дә, аягыма да җылы кием юк. Акчам да юк, яңа гына эшли башлагач, әле хезмәт хакы алмаган. Райпотребсоюз председателе Николай Иванович Калугинга кереп, хәлне аңлатып, аванс бирүләрен үтенәм. Ләкин кеше хәленә керә белә торган «хуҗа» булып чыкмады. Аның каты бәгырьле кеше икәнлеген соңыннан да татырга туры килде миңа. Ярый әле, дөньяда игелекле кешеләр дә була. Баш бухгалтер хәлемә кереп, үзе чакырып алып, шыпырт кына аванс биреп торды. Мин шуңа телогрейка белән кирза итек сатып алдым.

Райпотребсоюзның үзендәге күп төрле эшләрдән тыш, миңа кышкы юлларда вакыт-вакыт 110 километрдагы Шумиха шәһәренә, 150 чакрымдагы Курганга барып, андагы базалардан товар алып кайтырга кирәк. Кайчакта буш машиналарны тотып, шофёрларга ялынып-ялварып, базадагы берничә складтан халыкка кирәкле, энәдән дугага кадәрле дигәндәй, күп төрле товарларны үзем яздырып алган счёт-фактура буенча районга төяп озатырга туры килә. Көненә җидешәр-сигезәр машина төяп җибәргән чаклар да булды. Товарны санап алырга да үзем, төяргә дә үзем – грузчик юк. Миһербанлы шофёр туры килсә, мине кызганып, булышып та куя, әлбәттә, каты бәгырьлеләре булышу түгел, киресенчә, ашыктырып, тупас сүзләр белән яшь татар егетен мыскылларга да күп сорамый. Түзә «егет», якларга беркеме дә юк бит!

Ул вакыттагы акча курсы белән базалардан миллионнарча сумлык товар алып кайтып тапшырырга туры килә иде. Ә бит 18 яше дә тулмаган кеше закон буенча үзенә товар җаваплылыгы алырга тиеш тә булмаган. Мин бу турыда соңыннан гына белдем. Берничә мәртәбә зур суммага алдый да яздылар. Берсендә склад мөдиренең һәм райпотребсоюз председателенең юньсезлеге, минем яшьлегем һәм тәҗрибәсезлегем аркасында, мине нахакка гаепләп, ярты ел буе хезмәт хакымны тотып калырлык итеп, рәхимсез карар чыгардылар. Үземнең гаепсез икәнлегемне район суды карары белән раслатырга туры килде. Бу чит-ят җирдә берүзем, авыр шартларда яшәп, эшләп йөргән яшь егет өчен зур сынау һәм кайбер кешеләрнең мәрхәмәтсезлеген тою күренеше булды.

Курган өлкәсенең Усть-Уйский районында эшләгәндә күргән маҗаралар, күп еллар узгач та, хәтеремдә куркыныч төшләремне яңарткан кебек искә төшә.

Яз җитеп, юллар җебеткәндә, мине Шумихадан Кочердыкка берничә машина йөк алып кайтырга җибәрделәр. Бата-чума, көч-хәл белән Половинное дигән сельполы зур авылга кайтып җиткәндә, юл көндезге кояштан бөтенләй машина йөрмәслек ботка хәленә килгән иде. Кайтасы ара әле тагын 40 чакрым. Минем җаваплылыктагы биш машина товарны сельпо складына, анда сыймаганын ишегалдына бушаттык. Үземне зур кыенлыклар белән Кочердыкка кайтарып куйдылар.

Көтмәгәндә, Половинноедан шалтыраттылар: мин складта калдырган берничә тюк тукыманы кар суы баскан... Ә склад ачкычы миндә. Атка атланып, шундук юлга чыктым. Күнекмәгән килеш атка атланып, озак барудан минем ботларым, арт шәрәфләрем шешенеп чыккан. Хәлең ни гүзәл. Иркәләнеп ятар чак түгел. Тукымалы тюкларны су керми торган икенче урынга урнаштырганчы, караңгы төште. Шулай итеп, мин авыртудан сызлана-сызлана (чаптырып барыр хәл юк), караңгыда янә 40 чакрым араны узып, төн уртасында кайтып егылдым. Берничә көн югары температура белән авырып яттым.

Көннәрдән бер көнне председатель Н.И.Калугин райпотребсоюздагы берничә махсус урта белемле кешене, шул исәптән мине дә, үзенә чакырып алып, безгә кызыклы бурыч йөкләде. Һәр белгеч (плановик, бухгалтер, товаровед һәм башкалар) атна саен үзенә беркетелгән сельпога барырга һәм кибетчеләрне җыеп, аларга сәүдә эшенең теоретик нигезләреннән белем бирү максатында дәресләр үткәрергә тиеш икән. Аңлашыла ки, бу минем өчен зур капчыклы йөк ташудан да авыррак эш иде. Татар мәктәбенең җиде классын тәмамлаган, өч ел гына техникумда укыган 17 яшьлек егет урта һәм олы яшьтәге марҗа ханымнарга рус телендә дәрес биреп карасын әле! Бу дәресләргә (курсларга) кибетчеләр кышкы юлдан 30-40ар чакрым ара узып, төрле авыллардан җыелалар бит! Ул дәресләрне уздыргандагы кыенсыну, уңайсызланулар гомергә онытылмас.

Март урталарында, Шумиха шәһәре базасыннан ике машина чүпрә төяп җибәрдем. Үзем башка товарлар алу өчен калдым. Шофёрлар чүпрәне кайтарып, мин язып биргән накладной буенча райпотребсоюз складына бушатып киткәннәр. Склад мөдире бу тиз бозыла торган әйберне кибетләргә таратуны вакытында оештырмаган һәм, мин кайтканчы, көн җылынып, чүпрә складта җебегән. Мин базадан озатканда, көн салкынча булгач, чүпрә әйбәт иде. Потребсоюзга әйләнеп кайткач, чүпрә җылы складта озак ятудан бозылган дип, акт төзеп, тиешле кешеләрдән кул куйдырдым (бозылган, җитмәгән әйберләргә акт төзү минем вазифаларыма керә иде). Мондый очракларда бозылган товарны потребсоюз идарәсе утырышы карары белән «списать» итәләр иде. Бу юлы да шулай булыр дип уйладым. Борчылмадым, чөнки монда минем гаебем юк иде.

Әмма иртәрәк тынычланганмын. Бу вакыйгадан соң бер-ике ай узгач, райпо председателе әмере белән чүпрә бәясен миннән түләтергә дигән карар чыгарып куйганнар. Ул сумма шактый зур булып, мин аны түләп бетерү өчен ярты ел буе бушлай эшләргә тиеш идем. Әлбәттә, потребсоюз «китергән зыянымны» түләтү өчен мине район судына бирде. 

Мин судка әзерләндем. Чүпрә алып кайткан көнне температураның минус булганлыгын раслату өчен, районның метеорология станциясеннән белешмә алдым. Минем бәхеткә, чүпрәне машинага төяп ятканда, базага ниндидер эш белән Анатолий Катаев белән райподан йөк төяүче Равил килгәннәр иде. Алар, рәхмәт төшкерләре, шаһитлыкка риза булдылар.

Судны бөтен шартларына туры китереп үткәрделәр. Башта судья ханым эшнең асылын тасвирлап, кыскача гына минем анкета мәгълүматларымны ачыклады. Исем-фамилиямне, кем булып эшләвемне һәм туган елымны сорады. Әле унсигез дә тулмаганын ишетеп: «Бигрәк яшь товаровед икән», – дип әйтеп куйды. Миннән товарның ни өчен бозылганлыгын сорады. Мин гаебем юклыгын әйттем. Аннары ул шаһитларга сүз бирде. Алар шулай ук минем гаепсез икәнлегемне расладылар. Алай гына да түгел, Анатолий Александрович мине нахакка гаепләүләренә нык ачуы чыгып:

«Чүпрәнең бозылуында Рүзәл Юсупов түгел, председатель Калугин һәм ул яклап килгән склад мөдире гаепле, зыянның суммасын алардан түләтергә кирәк», – диде.

Суд мине аклады. Гаделлек җиңде. Шулай итеп, минем беренче тапкыр суд каршына басуым уңышлы тәмамланды.

Курган өлкәсендә эшләвем руслар тормышы белән якыннан танышырга, аларның гореф-гадәтләрен, холык-фигыльләрен өйрәнергә мөмкинлек бирде. Мин эшләгән коллективны, нигездә, руслар гына тәшкил итсә дә, үземә кырын караш, кимсетүле мөнәсәбәт сизмәдем. Русларның киң күңеллелек, үзләрен иркен тоту кебек сыйфатларын тоеп яшәдем. Анда мин шактый күп рус җырларын да өйрәндем, Көнбатыш Себер халкының үзенчәлекләре, мохите белән ярыйсы гына таныштым.

Мин элекке казаклар яшәгән авылларда гомер кичергән, төрле язмышлар белән, ул якларга килеп утырган молдованнар, немецлар, Себер татарлары, казакълар һәм кайбер башка халыкларның тормышыннан да хәбәрдар булдым.

Бер казакъ гаиләсендә аларның яраткан ризыгы бишбармак әзерләү галәмәтен дә күрергә насыйп булды!

Кышкы көннәрнең берсе иде. Райпотребсоюз председателе мине кабинетына чакырып алып, ашыгыч эш кушты. Кайсыдыр бер авыл кибетендә тәртипсезлек хөкем сөрә икән. Кибетче әйберләрнең бәяләрен тәгаен белми, ничек тели, шулай сата, ләкин башка кибетләргә караганда кыйммәтрәк итеп... Шушы хәлне тикшереп, мәсьәләне ачыклар өчен минем белән район милициясе башлыгының урынбасары капитан бара. Икебез бергә шул ук көнне атлы чанага утырып, юлга чыктык. Барып җиткәч тә, ревизия ясау өчен комиссия төзедек. Мин – белгеч-товаровед буларак, комиссиянең председателе. Кибетне төнгә ике йозакка бикләп, печатьләп, ачкычларның берсен кибетчегә биреп, икенчесен үзебез белән алып киттек. Иртәгесен иртән ревизия ясый башладык.

Шуннан кызык та, кызганыч та дигәндәй хәлләр башланмасынмы! Авыл халкы кибетченең эшен тикшерүләрен ишетеп, моң-зарлары белән безнең янга агыла башлады. Берәм-берәм шушы кибеттә сатып алган әйберләрен алып килеп, мин  менә моны монда фәлән сумга сатып алдым, ә күрше авыл кибетендә ул фәлән сумга арзанрак, диләр, каткан дуңгыз майларына кадәр күтәреп киләләр. Ә мин барысының да дөрес бәясен билгеләп, ревизия актында күрсәтергә тиеш. Миннән булмый бу, белмим дип тора алмыйсың. Товар белгече бит мин – белергә тиеш. Райпотребсоюздан прейскурантлар алып килгән идем, шулардан карый-карый маташтырдым инде шунда. Ничек килеп чыккандыр, белмим. Тирли-пешә, кулымнан килгәнчә хәл иттем. Өч көн буена көч-хәл белән ревизияне тәмамладык. Район үзәгенә кайтканда, милиция капитаны, эшен тикшерү өчен кибетчене дә үзебез белән алды. Моны күреп, миңа уңайсыз булып китте, кибетче ханымны кызганып та куйдым. Соңыннан ачыкланганча, гаебе зурдан булган икән һәм аңа җитди генә җәза да бирелгән. Кызганыч булса да, мин берничек тә ярдәм итә алмый идем шул инде аңа.

Ревизия ясаган көннәрнең бер кичендә, капитан мине шул авылда яшәүче үзенә таныш казакъ кешесенә кунакка алып барды. Кечерәк кенә өй. Ишектән кергәч тә, уң якта мич, анда зур казан, казан астында учак янып тора, булачак бишбармак өчен ит белән токмач пешә. 

Безне, ишек катында өстебезне чишендереп, аягыбыздан салдырып, түргә – келәм өстенә кертеп утырттылар. Өстәл дә, урындык та юк. Аякларыңны бөкләп, идәндә утырасың. Алай утыру җайлы түгел: аякларның бөгеләсе килми. Түзәргә инде. Хәер, бер уңайлыгы бар: стенага сөялеп утыру өчен кечкенә мендәр бирделәр.

Өйдә безне каршы алып, түргә утыртып, кунак итүче – урта яшьләрдәге хуҗа – ир кеше. Аның түр башында утырган әнисе казан тирәсендә кайнашкан килененә боерыклар биреп кенә утыра. Тагын бер булышып йөрүче яшь ир кеше бар. Бераздан хуҗа кеше комганнан су агызып (яшь ир кеше аккан су астына ләгән тотып тора), безнең кулларны юдырып, тастымал белән сөрттереп чыкты. Килен казаннан агач җамыякларга кайнар бишбармак салды, хуҗа кеше (аның ире) җамыякларны безнең алга куеп чыкты. Бишбармакказакъларның яраткан милли ризыгы. Токмачлы, аз гына шулпалы сарык итеннән тора. Тәмле ризык. Аны исеменә күрә, кашык-чәнечкесез, кул белән генә җамыяктан аласың да, ашыйсың. Казакълар үзләре моны оста башкара: учларыннан иреннәре белән җайлы гына итеп суырып алалар да авызларына шудырып җибәрәләр. Урыс капитан да шактый оста башкара бу гамәлне, тәҗрибәсе бар, күрәсең. Ашар алдыннан аның белән миңа кашыклар тәкъдим иткәннәр иде, ләкин капитан баш тартты. «Кул белән ашау тәмлерәк», – дигән булды. Мин дә аннан үрнәк алдым. Ит белән токмачны ашап туйгач, зур касә белән шулпа бирделәр. Шулпа тәмле, үз өлешемне эчеп бетердем. Ул арада хуҗа, минем бушаган касәмне тутырып, алдыма янә шулпа китереп куйды. Мин рәхмәт әйтеп, баш тартам. Хуҗа кеше эчеп куярга кирәк дип, үтереп кыстый. Мин туйдым дип, каршы киләм. Янәшә утырган капитан, бу хәлне күреп, минем колакка гына: «Туйгач, касәне өстен аска әйләндереп каплап куярга кирәк, югыйсә алар һаман да чыгарып биреп барачаклар», – ди. Төрки халыклардагы бу гадәтне мин онытып җибәргәнмен икән шул. Үземне көчли-көчли булса да, икенче касә шулпаны да бушатырга туры килде. Аннары инде савытны әйләндереп каплап куйдым...

Җәйге урак өстендә эшкә кеше җитми иде. Шунлыктан район җитәкчеләре карары белән колхоз-совхозларга Ново-Кочердыктагы төрле оешмаларда эшләгән яшьләрне ярдәмгә җибәрергә булганнар. Исемлеккә мин дә эләккәнмен, әлбәттә. Безне, егермеләп егет-кызлардан торган төркемне, бер ерак авылга илтеп ташладылар. Үзебезгә бер буш өй табып бирделәр. Без, совхоз биргән продуктлардан ашарга әзерләп, шунда төн кунып яшәдек. Кыр эше җиңел булмый. Ләкин мин – авыл малае, әллә ни авырлыгын күрмәдем.

Бер күңелле эпизод исемдә. Эшләгән кешеләргә ашарга әзерләп торучы (миннән олырак) Зоя исемле кыз миңа – араларындагы иң яшь, оялчан, бердәнбер татар егетенә, энесе кебек күреп иркәләп, якын итеп карый иде. Без кырдан эшләп кайтканда, мине «Белым снегом» дигән матур гына җыр җырлап (үзенең тавышы да матур иде) каршы алган чаклары булды. Миңа мондый игътибар күрсәтү күңелемә хуш килә иде, әлбәттә. Шулай итеп, кайбер маҗаралар, шактый зур кыенлыклар белән Себер чыныгуларым узып китте. Ел ярым эшләгәннән соң, ял алып, туган җиремә кайтып киттем. Армиягә алынырга аз гына вакыт калганлыктан, Курганга яңадан барып тормадым. Берничә ай Казанда «Пищеторг» (азык-төлек сәүдәсе) дигән оешмада товаровед булып эшләдем дә армиягә китеп бардым. Өч еллык кырыс солдат тормышы башланды...

Ленин районының хәрби комиссариатында комиссия узганда, минем белән әңгәмә ясаган офицердан: «Нинди төр гаскәрләргә җибәрәсез?» – дип сорыйм. Ул миңа:

«Кавалерист булачаксың!» – ди. Шаяртадыр дип уйладым. Хәзерге заманда нинди кавалерия булсын инде, минәйтәм. Әмма офицер шаяртмаган булып чыкты. Тиздән чыннан да, шлея кебек кавалерист каешлары һәм кылыч тагып йөрергә, атка атланып чапкан килеш, кылыч уйнатып, төрле күнегүләр эшләп, малкайны киртәләр аша сикертеп күнегергә туры килде...

 

"КУ" 07, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев