Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Тыныч йокла

Бабайның әтисе Измайлов Сәлах сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Узен кызганмый: батырларча сугыша. 1945 нче елның 22 маенда Брандербург шәһәрендә сугыштан алган авыр яралардан һәлак була...

Бабайның әтисе Измайлов Сәлах сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Узен кызганмый: батырларча сугыша. 1945 нче елның 22 маенда Брандербург шәһәрендә сугыштан алган авыр яралардан һәлак була.

 

Чын күңелдән шатлана алдың микән

Ишеткәчтән сугыш беткәнен?

Белә идең юкса хатының һәм

Өч балаңның өзелеп көткәнен...

 

Ярасы бик авыр... Курка солдат!

Чит илләрдә кала бит үлсә.

Үкенмәс тә иде, илгә кайтып,

Туган туфрагына күмелсә.

 

Сугыш башында ук яралансаң

Әрнемәс тә идең бу кадәр...

...Батырларча һәлак булды, диеп

Кайтты илгә бары бер хәбәр.

 

Иң беренче көннәреннән алып

Соңгы көненәчә сугышның

Фашистларны өннәренә кадәр

Куып кертер өчен сугыштың.

 

Сугыш бетеп, илгә кайталмадың,

Шунсы әрнетә шул күңелне.

Тыныч йокла, солдат! Оныкларың

Дәвам итә синең гомерне...

 

Лилия Измайлова,

Буа районы Иске Суыксу мәктәбе укучысы

 

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев