Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Туган ил өчен...

Хөрмәтле, сез, бөек ветераннар!

Күпме гаиләләрне җимереп,

Биргән вәгъдәләрне өзеп,

Сугыш дигән көчле афәт

Илебезне тар-мар китергән.

 

Котычкыч авыр еллар,

Барлык тынычлыкны бозган.

Күпме халык шушы елларда,

Сугыш кырында ятып калган.

 

Әйләнеп карасак үткәнгә,

Сезгә бигрәкләр дә авыр булгандыр.

Кайберләрегезнең тәннәрендә,

Әле дә яра эзе торадыр.

 

Илем, диеп безнең бабайлар да,

Күпме авырлыклар кичергән.

Соңгы көчен кызганмыйча,

Туган илен яклап көрәшкән.

 

Хөрмәтле, сез, бөек ветераннар!

Сугышта үткән яшьлек гомерегез.

Явыз дошманнарны яуда җиңеп,

Безгә матур тормыш бүләк иттегез.

 

Ралинә Мәүлиханова, Тәтеш

 

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев