Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Шәһитләребез истәлегенә

Яуга китте имән кебек ирләр меңгә телеп йөрәк бәгырьләрне...

Немец басып керде җиребезгә

Бозып тыныч, ямьле көннәрне.

Яуга китте имән кебек ирләр

Меңгә телеп йөрәк бәгырьләрне.

 

Ара-тирә килеп торды хатлар

Нинди генә хәбәр килмәде,

Тилмереп көткән бала, аналарның

Күзләреннән яшьләр кипмәде.

 

Сугыш дәвам итте, кан коелды

Бик дәхшәтле булды ул еллар,

Купме ирләр, уллар калды яуда

Сагынып сезне бөтен ил елар.

 

Ятып калган кырда ике бабам

Кызганмыйча гомерен ил өчен.

Ә күпме бит җирдә шундый солдат

Башын салган Туган Җир өчен.

 

Сугыш беткәнгә дә 75 ел,

Илләр тыныч, шөкер барсына.

Тик шулай да, яуда ятып калган

Бабайларны күңел сагына.

 

 

Галиева Әдилә,

Казанның 174 нче мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Галиева Филүсә Фәхретдин кызы

 

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев