Сандыктагы хат (хикәя)
Ел артыннан ел үтте, ул Гаязын көтте.. Сугыш бетеп, авылга кайсы сау-сәламәт, кайсы ярым тере булып кайткан фронтовикларның һәрберсен диярлек әнә шул урамъяк тәрәзәсеннән олы юлдан ук күреп каршы алыр иде дә, кичләрен өйләренә барып: - Минем Гаязымны очратмадыңмы, хәбәрсез югалганнарны эзләүче бармы соң? - дип йөз дә бер сорау белән аптыратып бетерер иде...
Бүген төнлә дә туңдырмаган. Авылның көнчыгышыннан, Казаннан Самарага чаклы сузылган олы юлга көлтә-көлтә беренче җылы нурларын сибеп чыккан кояш юл чакрымнарын санагандай тезелеп киткән телеграф баганалары биеклегендә күтәрелүгә Зөлфия әбинең үзе белән бергә картайган, искерсә дә колхоз фермасында эшләп йөргән чагында, кем әйтмешли, тиенләп җыйган акчасы бар чагында тубәсен калай белән яптырган, үзенең маңгай-битендәге җыерчыклар сыман яргаланып беткән усакбурасын, заманча итеп, сайдинг дигән материал белән төрдергәч, матурланып, хәлле йортта ир заты булганнарныкы янәшәсендә мескен булып утырмаган өе түбәсеннән кардан яңа ачылган кара җир өстенә биешә-биешә тамчылар тама башлады.
Ул урамъяк тәрәзәдән язның бу иртәсенә әллә сокланыпмы, әллә инде үзе генә белгән уйларга чумыпмы, тәрәзә пыялаларын җылытып, өй эченә үк үтеп кергән кояш нурларына иркәләнеп микән, шактый озак карап утырды. Язлар кабатланып торсалар да төрле елда төрлечә килә: Актай елгасы ярларына сыеша алмыйча тугайларга ташып чыккан язларны да күрде ул, бер эретеп, бер туңдырып инеш-елга суларын ташуларсыз гына агызып, тынычланып калган еллар да кабатлана торды.
Быелгы яз иртә килде. Кышы җылы иде шул. Яуган бер кар эреп барды. Авылларның берсен урап, икенчесен урталай ярып аккан Чирмешән һәм Актай елгаларында, ястык-ястык бозлары белән куперләр җимереп аккан ташуларны да күрмәде түгел, күрде авыл кешесе. Басу-кырлар кар туннарын салып, көндезләрен пар бөркеп игенчене көтә иде.
Яз ул ел фасыллары арасында иң гүзәледер. Кодалар көткән йорттагы сыман башта кар сулары белән җирнең битен юа, бар чүп-чарны ташулары белән агызып китә. Аннары чистарып калган җир өстенә аллы-гөлле чәчәкләре белән яшел келәм җәя, урмандагы һәр агачка шәлнең яшелен, бакчалардагы җимеш агачларына кер дә кунмаган ап-ак чәчкәлесен яба.
Зөлфия әбине бу язгы иртәдә шушы матурлыкка сокланып оеп карап утыра дияр идең, җыерчыклы йөзендә шатлык нурының тамчысы да юк, ике күзе дә яшьле иде аның. Язларның берсен дә сөенеп-куанып, кеше кебек исәрләнеп, яшен яшәгән, ашын ашаган әбиләр шикелле хисләнеп, тыныч күңел белән каршылый алмый шул ул. Гомер юлындагы күп сукмаклар шул язларга килеп тоташа, язлар күп хәтирәләрне яңарта. Бүген дә шуңа аның күңеле дә язгы ташу сыман ярларыннан ташый бугай...
Зөлфия әби яшьле күзләрен тәрәзәдән алды да, утырган урындыгыннан торып, тәрәзәсез стена буена куелган, буяулары иңеп, карасу төскә кергән, келәсенә кечкенә генә йозак эленгән шактый олы сандык янына килде, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, бераз басып торды һәм сандык кырыендагы аш-су, чәй савытлары тезгән шкафның ишеген ачты, бизәкле чәйнек эченнән бауга тагылган кечкенә генә бер ачкычны табып алды. Башта йозакны, аннан сандыкның олы кешегә шактый авыр тоелган капкачын тутырып ачып, стенага терәп куйды. Өйгә күпме гомер саф һава кермәгән нафталинлы сандык исе таралды. Ни дисәң дә күңелгә якын ис иде бу.
Әнисе сөйләве буенча, бу аның бирнә сандыгы булган: "Әти Нижгар ярминкәсеннән сатып алып кайткан иде", - ди торган иде. Зөлфия әбинең бу сандык капкачына кыз чагында да, олыгайгач та кагылганы да, ачып, эчендә ниләр барлыгын күргәне дә булмады. Бала чагында мич кырыена куелган шул сандык өстенә кырык кырамадан сарык йоны белән сырып тегелгән сырманы җәеп, каз мамыгы тутырылган олы мендәр салып мич җылысында йоклата иде әнисе. Буй җиткереп үз авылларында ук башка нигезгә килен булып төшкәч, әтисе салган төп өйдә әнисе шушы сандык белән икәүдән икәү калдылар. Әнисе гүр иясе булгач кына ул аның затлырак кием-салымын авыл карчыкларына хәер итеп өләште, искеләрен бакчага алып чыгып яндырды. Ә менә сандыкны, йозагын ачып та карамыйча, әнисе истәлеге итеп, үзе гомер иткән өй түренә алып кайтып куйды.
Сандык кырыена идәнгә утырган килеш башта күзе белән эчтәге әйберләрне барлый башлады. Сандыгы олы булса да байлыгы әллә ни ис китәрлек түгел иде. Иң өстә пөхтәләп төргән, төрле төстәге җепләрдән сугылган тәрәзә кырыйларына, стеналарга элеп куя торган чуклы сөлгеләр, кашагалар төргәге иде. Алар астында әнисенең яшьрәк чагында кигән чәчәкле берничә күлмәге, мамык шәле һәм яулыклары иде. Шуларны алып идәнгә куйгач, сандык төбендә аш өстәле эскәтеренә төргән тагы бер генә төргәк калды. Төргәк эченнән җеп белән уратып куелган өчпочмаклы хатларны алды. Болар әтисенең фронттан язган хатлары иде.
- Иркенләп укырмын, - дип сөйләнә-сөйләнә аларны да бер читкә этәрде. Төргәктә тагын карасу төскә кергән көмеш беләзекләре, алкалары һәм никах балдагы бар иде. Аларын да алгач, әтисе хәбәрсез югалган көннән соң узган алтмыш елны урап төп нигезгә кайткан ордены салынган тартма белән шакмаклы кушдәфтәр битенә әнисе кулы белән язылып та бетмәгән һәм тагын бер чит кул белән язган һәм ачылмаган өчпочмаклы ике хат белән фоторәсем генә калды.
Зөлфия әбигә бу фото балачактан ук таныш иде. Әнисе аны сугыш беткәч, авылга килеп, өйдән-өйгә кереп йөргән фотографка биреп зурайттырган һәм сырлап эшләгән агач рамга куеп, стенадагы күкеле сәгать астына элеп куйган иде.
- Әтиеңне озатырга районга баргач, военкоматка килгән фотограф төшергән иде. Әтиеңнең итәгендә син утырасың, кызым, таныйсыңмы узеңне, - дип сораган иде.
Ул хатны алып укый башлады. "Исәнме, безнең өчен бик кадерле, якты дөньядагы иң-иң якын кешебез, сөекле әтиебез һәм минем җанкисәгем Гаязым. Иң әүвәл үземнән һәм инде зур үскән кызыбыз Зөлфиядән чуктин-чук сәламнәремне син йөргән җиде ят якларга юллыйм..."
Хат юллары муенса сәйләннәре шикелле тигез булып тезелеп баралар. Әнисе кырык елдан артык авылда башлангыч класс балаларын укытты. Исеме дә Мөгәллимә иде аның. Шул дүрт сыйныфтан ары узалмаган авыл хатын-кызлары сугыш башыннан беткәнчегә чаклы фронттан килгән хатларны аңардан өйгә килеп укытканнар, җавап хатларын да ул язып биргән.
Гомере буе тәрәзә янына утырып, баганалы олы юлдан күзен алмыйча әтисен көткән әнисенең сөйләгәннәре искә төшеп ул укый башлаган хатны тез өстенә куйды да бераз уйга чумып оеп алды.
- Әтием мине бик тә укытучы итәсе килде, дип башлаган иде әнисе сүзен. Шуңа да җидене бетерүгә Алпар урта мәктәбенә киттем. Көн саен биш чакырым араны башта өч малай, ике кыз йөреп укыдык. Сигезне бетергәндә берүзем калдым, ташладылар. Кышкы суыкларда кияр җылы киемнәре юк, тамаклары ач, язын-җәен кычыткан шулпасы, кәҗә-сыеры булганның сөтле аш иде. Унны бетерү белән район үзәгендә ачылган башлангыч сыйныф мөгаллимнәре әзерләүче кыска сроклы курсны тәмамлап, укытучы булып авылда эшли генә башлаган идем, колхозның яшь бригадиры Гаяз исемле егет, башкода белән яучылап килде. Әни яучыларын да, үзен дә өйгә дә кертмәде.
- Нинди кияү, ди эле ул. Унсигезе яңа тулды. Әтисе институтта укытам дип тора. Өлгерер, ирсез калмас, иншалла.
Әллә биш мәртәбә килделәр, әнкәй ризалашмады. Моны ишетеп килгән әнкәйнең туганнан туган апасы Минзифа абыстай әнкәйне ачуланды.
- Кыз баланың үз вакытында башлы-күзле булуы хәерле, сеңелем. Синең кызың гына профессор булалмас, карт кыз булып утырып калуы бик ихтимал...
Шул сөйләшүдән соң әнкәй ризалашкан. Бер елдан соң, сугыш башланырга тагын бер ел кала, мин туганмын...
Бишмәт кадәрле генә болыт артына яшеренеп торган кояш кабат ялтырап чыкты да җылы нурлары белән Зөлфия карчыкның җыерчыклы битеннән иркәләп уйларыннан айнытып җибәрде. Ул кабат хатны кулына алды. Дәфтәр битенең шакмаклы юлларына шәмәхә кара белән язылган сүзләрне, янәшәсендә тыңлаучы булмаса да, кычкырып укый башлады.
"Минем кадерлем, сөекле-сөйкемле җанкисәгем, Гаяз күз нурым. Кичә кич кенә синең хатыңны алып сөендем. Төн буе күземә йокы кунмады, хатыңны кат-кат укыдым. Бу сугыш дигән зәхмәт бигрәк озакка сузылды инде. Сине яуга озатканнан соң дүрт кышны кышладык бит инде. Сагыныплар саргаеп үләрлек гомер бит. Мәскәү яныннан башлап фашистны үз өненә куа-куа, меңләгән чакырым араны җәяүләп үтеп, чит-ят илләргә аяк басабыз, дигәнсең. Сугыш бетәргә күп калмады, көт, акыллым, тиздән, Аллаһ боерса, сөеклем сине, нәни кызымны кочагыма алыр таң туар, дигән сүзләреңне йөрәк түремә сары май итеп яктым... Бу якларда яз безгә караганда иртәрәк килә икән, дигәнсең. Бездә дә яз, карлар эреп бетте дисәң дә ярый, урман эчләрендә, ышык урыннарда гына калды. Кара каргалар инеш ярындагы талларга оя корды. Сыерчыклар да күренде.
Канатым, сез, яудагы ирләр, ут эчендә кайнасагыз, авыл кешесе ачлы-туклы нужа камытын киеп ил йөген тарта. Түзсә дә түзә икән кеше. Алтышар-җидешәр балалы йортлардагы ишле гаиләләр ачлыктан тилмерәләр. Кардан ачылган бакчалардан өшегән бәрәңге казып, шунардан кабартма-коймак пешереп, ач корсакны тынычландырган кешеләр күп. Быел кыш иренең үле хәбәрен алып, биш бала белән тол калган Халисә апаның олырак балалары җил тегермәне артындагы басудан, кар китү белән, тары башагы җыеп кайтканнар. Шуны ашап агуландылар. Кулга керә башлаган олы малаен бер атна элек кенә җирләделәр. Калганнарын бүлнистә коткарып калдылар. Шундый хәлләр авылда, Гаязым, урам тулы, тыкырык тулы күз яше. Шул еллар эчендә кайгы-хәсрәт китергән өчпочмаклы хатлар күпме йортның капкасын ачтырды. Яудан кайтканнарның да бер исән җирләре юк. Күршебез Заһир абый бот төбеннән аяксыз, кул таяклары белән кайтып керде авылга, купер төбе Имаметдин абыйның ияге юк, тәне тулы яра диләр. Син генә исән-сау әйләнеп кайт инде, бәгырем. Бик сагындык сине. Зөлфиябез кич йокларга ятса да, иртән уянса да: "Әти бүген кайтамы? Кайчан кайта" - дип аптыратып бетерә.
Безнең өчен кайгырма, Гаязым. Без, Аллага шөкер, бу кышны да ач булмадык. Әлегә чаклы син киткәч тә хезмәт көннәреңә бер зур ике бүлемле өсәкне тутырырлык, яртысы арпа, яртысы бодай биргән иделәр, кул тегермәнендә учлап-учлап кына тарттырып әлегәчә көн күрдем...."
Зөлфия карчык хатны кабат тез өстенә куйды да яшьләнгән күзләрен яулык чите белән сөртте. Әнисенең әлегә чаклы беркем дә укымаган бу хаты күңелен йомшартты аның. Хатларны күп язды. Өчпочмаклы хатларның куанычлысын да, сүз саен бәгырьне көйдереп ала торган кайгылысын да күп укыды ул, капкасы да, ишеге дә бикле булмады аның.
"...Ике ел элек, сиңа язган идем бугай, кыш башларында һәр авылдан таза, бала-чагасы итәккә ябышып тормаган толларны, менә-менә яуга озатыр яшькә җитеп килүче үсмерләрне Тумба урманына агач кисәргә җибәрделәр. Инеш буендагы Төлке Зәкәриянең дә военкоматтан чакыру көткән олы улын, бераз эшләп кайтсын дип, урманга озаттылар. Озак тормады, кайтып та җитте, тик телсез булып кайтты. Башына зур ботак төшкән дә шуннан сөйләшмәс булган, диделәр. Ышанган кеше ышанды, ышанмаучысы, Төлкеләрнең хәйләседер әле бу, сугышка бармас өчен, башка күсәк белән тондырсаң да берәүнең дә телсез калганы юк иде әлегәчә, диделәр һәм зурга җибәрмәделәр.
Зәкине сугышка алмадылар. Әтисе Зәкәрия карт конюх булып эшләде, колхоз атларын карады. Улын да үз янына алды. Ике ел буе аның авызыннан, телсез булмаса, ялгышып кына чыккан бер сүзне ишетүче булмады. Исемен генә "Телсез конюх" кушаматы алыштырды.
Бер ай элек кенә, чана юлы өзелгәнче дип, бездән алтмыш чакрымлап ераклыктагы Аксуга имче карчыкка алып бардылар үзен. Ышансаң ышан, ышанмасаң-юк, Телсез Зәки тел белән кайтып керде авылга. Имче өшкергән, ниндидер сулар эчергән, кайтканда, ярты юлга җиткәч, бер басу уртасында бик каты укшыр. Ачылса, теле шунда ачылыр, дигән имеш. Алланың рәхмәте, ул әйткәнчә булган, дип сөйләделәр. Нишлисең бит, тормыш шулай корылган, төлкесе дә, бүресе дә бар. Ә менә синдәй ил өчен ут эчендә кайнаган, артыннан әҗәл ияреп барса да курку белмәс ирләр ил тулы. Син минем матурым гына түгел, батырым бит, Гаязкаем.”
"Безнең дивизия зур һөҗүмгә хәзерләнә. Аяусыз сугыш булачак. Фашист көчле әле, үз өненә якынлашкан саен, бәйдән ычкынган эт сыман, котыра бара. Шул сугыштан башларыбыз исән-сау чыкса, көпшәсе дә сузылмаган пушкам станына утырып хат-хәбәр салырмын, матурым минем..." - дип язгансын. Узең әйтмешли, яшенле яңгыр кебек ядрәләр яудырган утларны, шул утлардан кайнарланган, рәхимсез яуда аккан каннардан кызарган зур сулар кичеп, бомба-миналардан, туплардан аткан снарядлардан актарылып-җәрәхәтләнеп беткән меңләгән чакырым җирне җәяуләп узган җиңү таңы якынайган таңда гына егылмассың, күкрәгең киереп дошманны куарсың. Исән дә чыгарсың, хатын да язарсың, илләр урап, орден-медальләрең тагып олы юлдан авылга керерсең, мин сине тәрәзәдән күреп, капканы тутырып ачып каршы алырмын, Алла боерса...
Сагындым сине, Гаяз бәгырем, бик сагындым. Язып сүзем бетми...Чү, бераз тукталып торам, кеше бар, кемдер керә. Хат ташучы кыз Зәйтүнә икән. Менә хатың, килеп тә җитте, юраганым юш килде. Каршы алыйм инде үзен. Аны озаткач, хатыңны укыгач, тәмамлармын хатымны..."
Зөлфия карчык, капылт кына нәрсәнедер исенә төшереп, укуыннан туктап, сандык төбендәге төргәктән ачылмаган әлеге өчпочмаклы хатны алды. Адресын да, хатын да чит кул язган. Хат бик кыска, ярты дәфтәр бите дә тулмаган. Татар кешесе язган.
"Хөрмәтле Газизова ханым! Сезгә бу хатны тупчы Гаяз Газизовның взвод командиры капитан Хәсаншин яза.
Сезнең курку белмәс ирегез, сержант Газизов Гаяз бик көчле һөҗүм вакытында, туптан атып, дошманның сигез танкын сафтан чыгарды. Фашистлар, соңгы көчләрен җыеп, безнең һөҗүмне туктатырга тырыштылар. Тупчылар урнашкан урман буендагы плацдармны немец бомбардировщиклары, һәр метр саен диярлек, бомбага тоттылар. Сугыштан соң бомба чокырында көпшәләре кәкрәйгән тубы гына ята иде. Үзен дә, үле гәүдәсен дә тапмадык. Ул хәбәрсез югалды... Без аны бу батырлыгы өчен Дан орденына тәкъдим итеп рапорт яздык..."
Еллар узу белән саргайган шул, хат бите өстендә тимгел-тимгел таплар бар иде. Укыгач та әнисенең күзләреннән мөлдерәп тамган һәм тап булып киткән яшьләредер инде. Хатның чиста өлешенә әнисе кулы белән язылган тагын ике-өч җөмлә бар иде.
"Ышанмыйм, кеше бит ул. Салам кибәненә төшкән энә түгел. Кеше кадәр кеше ничек югалсын ди инде? Табылыр, табылыр, Алла боерса әнә шул орденнарын тагып, олы юлдан авылга кайтып керер ул..."
Зөлфия карчык шул ике хатның берсен тез өстенә куеп, икенчесен кулына тоткан килеш озак кына оеп утырды. Башында күп хатирәләрне яңартып мең дә бер уй кайный иде аның.
Шул көннән соң хат ташучы алар капкасын ачмады. Әнисе генә нидер көтте, күңел түрендәге өмет уты озак сүнмәде. Кешене өмет нурын яшәтә, ялкыннан чаткыга кала, аннан көлгә әйләнә. Әмма көле гомер буе суынмый икән. Ел артыннан ел үтте, ул Гаязын көтте.. Сугыш бетеп, авылга кайсы сау-сәламәт, кайсы ярым тере булып кайткан фронтовикларның һәрберсен диярлек әнә шул урамъяк тәрәзәсеннән олы юлдан ук күреп каршы алыр иде дә, кичләрен өйләренә барып:
- Минем Гаязымны очратмадыңмы, хәбәрсез югалганнарны эзләүче бармы соң? - дип йөз дә бер сорау белән аптыратып бетерер иде. Ул чакта авылда укытучыдан да олы, һәр өйдә кадерле кеше юк иде. Аны тыңлыйлар, юаталар, сабыр бул, кызым, дип чәйләр эчереп озаталар иде. Тик соңгы сулышына чаклы урам тәрәзәсе, аның кырыена куелган артсыз урындык аныкы булды.
Кырык ел мәктәптән китмәде ул, грамоталарын да алды, мактаулы исем дә, медальләр дә бирделәр - шуларга куанды, шулар белән юанды.
Ун ел элек бүгенге кебек кояшлы язгы иртәдә гадәтенчә күз нурын алган тәрәзәсеннән олы юлны күзәтеп утырган җиреннән тугызынчы дистәне ваклап барган ак яулыклы әбиләргә хас булмаган җитезлек белән урындыгыннан торды да:
- Кайтты, Гаязым кайтты... Әйттем бит мин табылыр, кайтыр, дип. Әнә, Гаязымны машина белән китерделәр, - дип вак-вак атлап ишеккә атлады. Тик ишек тоткасына кулы сузылган мәлдә тутырып ачылган тышкы ишектән өч хәрби керделәр. Өчесе дә ят иде.
Буйга да озынрак, төс-биткә дә олырак күренгән, погоннарында икешәр зур йолдыз булганы Мөгаллимә әбинең каршына ук килеп басты да:
- Исәнмесез, саумысыз, Мөгаллимә апа, без районнан хәрби комиссариаттан, бик куанычлы, бик шатлыклы сөенечне алып килдек сезгә, - диде ул саф татарча.
Аңа сүзен әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә әнисе:
- Гаязым, табылды мени, кайда соң үзе, әллә йортта калдымы? - дип тотлыга-тотлыга сорап куйды.
Комиссар дигәне бераз җавапсыз торды, аннан:
- Мөгаллимә апа - ул бер мәртәбә дә, әби, димәде, - әйдәгез, утырып сөйләшик әле, кунакларны аягүрә бастырып тоту килешмәс. Шул сандык өстенә кунакласак буламы, - дип шаяртып алды. - Әлегәчә сезнең ирегез, сержант Газизов Гаяз Фатыйх улы хәбәрсез югалучылар исемлегендә иде. Күптән түгел эзтабарлар Беларусь җирендәге бер карурман буендагы соңгы сугыш булган урында аның каберен һәм солдат медальенын таптылар. Шуннан соң без оборона министрлыгының хәрби архивына аның турында мәгълүмат сорап хат юллаган идек. Җавап белән бергә аңа тапшырылмый калган Дан орденын җибәрделәр. Без сезгә, Мөгаллимә апа, Бөек җиңуебезнең җиденче дистәсен каршыларга җыенган көннәрдә шул орденны һәм батыр тупчы Газизов Гаязның солдат тамгасын тапшырабыз...
Тол карчык Мөгаллимә әби бер сүз дәшмәде, ул исәрләнеп, үз дөньясы, үз кайгысы белән утыра иде.
Шул көннән соң урам тәрәзәсе ятим калды, ул утырган урындык та көннән көн буп-буш торды. Кырык кырамалы сырма җәйгән, каз мамыгыннан үзе ясаган олы мендәр өстеннән кызы пешергән ашны, ул ясап биргән сөтле чәйне эчәргә генә торгалады. Баштарак төнен генә, тора-бара көндезләрен дә узалдына сөйләнә, саташа башлады. Зөлфия күзенә чалынса:
- Гаязым кайтмадымы әле? - дип һаман да бер сорауны бирә иде.
Җиңү көненә биш көн кала, алар капка төбенә әлеге дә баягы, теге чактагы хәрби машина килеп туктады. Бәйрәм уңае белән әнисенә олы бер пакет күчтәнәчләр китергәннәр икән. Тик ул аларны ачып карый да, шаулап-җырлап утырган җиз самавар янында авызда итә алмады. Сандык кырыена сөяп куйган шул пакеттан күзен алмыйча тыныч кына җан бирде.
Зөлфия карчык кулындагы хатларны да, орден тартмасы белән әтисенең исеме язылган медальонны да үз төргәгенә төреп кабат сандык төбенә салды. Сандык капкачын ябып, өстенә әнисеннән калган сырманы җәйде, мендәрен дә салып, арыды булса кирәк, өстенә дә япмыйча сандык өстенә сузылып ятты.
Язгы кояш шактый югары күтәрелергә өлгергән иде. Ул олы юлга карап торган өч тәрәзәдән дә өй эчен яктыртып көлтә-көлтә нурларын сипте. Сандык өстендә яткан, ата назын күрми үскән, сугыш чоры ятименең башта битеннән иркәләде, җылы юрган булып аны җылытты. Тышта яз иде.
Нәсих Таҗи
Фото: pixabay
Галереядә автор үзе
Галерея
Теги: проза татарча хикәя
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев