Нәсимә (хикәя)

Быелгы кыш бураннары белән үзәккә үтте. Төнлә улаган җил тавышы уйларны еракларга алып китә. Күңеле белән әле яшьлегенә, әле балачагына кайта Нәсимә. Ялгыз калганнан бирле табигатьнең авыр көннәрен ныграк сизә ул. Аяклары сызлый Нәсимәнең. Таякка таянып йөргәненә дә инде ике дистә елга якын. Таяк кына да түгел, таяклар, ике кулында ике таяк. Галиулласы исән чагында мал-туар асрап яшәделәр, тормышлары мул иде. Ялгыз башка калгач әкренләп малларын киметте Нәсимә, хәзер инде тавык-кошны  карарга да  күрше килене булыша. Суны да ул китерә, башка бик күп эшләргә дә ярдәмләшә. Балалары булмады аларның. Ире сугыш утларын кичкән фронтовик иде. Яше үзеннән шактый олы булса да, кулын сорап килгән егетне кире какмаган иде ул. Ипле, акыллы кеше иде Галиулласы. Аның белән тормыш коруына үкенгәне булмады Нәсимәнең. Туганнары да бик ярдәмчел булды, гел аралашып яшәделәр. Фронтовик хатыннарына да фатирлар өләшә башлагач кына үкенде Нәсимә. Кырык ел бергә яшәсәләр дә, язылышмаганнар иде алар. Никахлы ир белән хатын булу гына җитми икән шул хөкүмәт карарын үтәүчеләргә.Өе бик тузды инде, үзе белән бергә картайды. Өйләнешкән елны Галиулласы өй каршына яшь имән үсентесе утырткан иде. Өен шул имән генә ышыклый кебек Нәсимәгә.

Төнге буран аша уйлар еракка, туган авылга китте. Үсмер чакта да җанга тиде шул ул бураннар, суыклар. Әтиләрен сугышка алганда гаиләдә барысы сигез җан иде. Алты баланың дүртесенә колхоз эшенә чыгарга кирәк. Әниләре дә еш авырый. Сугыш вакытында бер абыйсы һәм бер сеңлесе вафат булды Нәсимәнең. Әткәләренең үлде хәбәре килгәннән соң, җирле җитәкчеләрнең җәбер-золымына түзә алмыйча, бер-бер артлы ике абыйсы да авылдан чыгып киттеләр.Ә Нәсимә күрше авылга укырга йөри башлады. Сугыш бетте, ләкин әле тормышта бер үзгәреш тә юк кебек. Нәсимәләрнең кечкенә авыл башлангыч мәктәбенә фронттан кайткан абый укытучы булып килде. Кырыс иде бу абый, бик таләпчән иде. Салкын яки буранлы көннәрдә күрше авылның җиде еллык мәктәбенә  укырга бармаган балаларны өйдән-өйгә кереп барлап йөри, калучыларны мәҗбүриләп укырга җибәрә. Өйдә тамак туйдырырлык ризык юк, сеңлесе башлангыч сыйныфта укый, әнисе авырып ята.

Зәмһәрир суыклар башлангач укырга бармаска булды Нәсимә. Тик фронтовик абыйдан качып котылып буламы соң? Яклап калырга әтисе булгач, өйдә калды әнә күрше кызы Хәтимә. Нәсимә китте. Бер кат киндер ыштан җилдән дә сакламый, суыктан да җылытмый. Яланаяк кардан барган кебек. Җиде чакрым араны ничек үткәнен уйлыйсы да килми. Аяклар  сызлаган саен укытучы абыйның усал йөзе күз алдына килә. Әгәр дә сугыш булмаган булса дигән уй мең дә беренче тапкыр мине көйдереп үтә. Әй, сугыш. Ул булмаса,  бәлки читкә дә чыгып китмәгән булыр иде ул. Үзеннән зур кызларга ияреп балык промыселларына эшкә китте Нәсимә. Ялга кайткан арада кияүгә чыгып куйды. Нинди эшкә алынса да җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән иде ул. Үзлегеннән тегәргә өйрәнде, күпме кешедән рәхмәт ишетте. Күлмәк тектерергә ерак авыллардан да киләләр иде.

Уйлар, уйлар... Йөгәнләп була торган түгел шул алар. Ерак кайтаваз булып бабасы Нуриәхмәт тавышы ишетелгәндәй була. Үлгәннәр рухына дога кылырга кирәк. Исәннәргә бәрәкәтле гомерләр теләргә. Ялгыз түгел бит әле Нәсимә. Бертуган сеңлесе, аның балалары  һәрвакыт таянычы булдылар. Киләчәккә якты өмет яшәтә кешене. 

 

Гөлнур Хөрмәева, Мөслим районы, Татар Бүләре авылы

 

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: