Койрыксыз ат (хикәя)

Разия әби бүген намазлыгында озаграк тоткарланды. Иртәнге намазын төгәлләгәч, әрвахларның һәммәсенә берәм-берәм дога багышлады. Җәмәгате Галимҗан дөньялыктан күчкәненә быел 15 ел. Гомерен укытучылыкка багышлаган Разияның да намазга басканына 15 ел икән инде. Намазга басарга аңа бер сәбәп кенә кирәк булган. Ирен җир куенына тапшыргач бәргәләнүенә, өзгәләнүенә чик-чама булмады шул. Бер шәһәрдә яшәгән балаларына да барып яшәп туктаусыз сыкраган җанына дәва таба алмагач, балачактан әнисеннән сеңгән догалар әкрен-әкрен күңеленә иңеп җан тынычлыгы биргән кебек булдылар. Шәһәрдә эшләп килгән мәдрәсәгә барып белгән догаларын тәртипләп күңелендә ныгытты да, буш вакытларын яңадан-яңаларын өйрәнүгә багышлады. Гаҗәпкә, дөньялык гыйлеме янына дин гыйлеме дә бер-берсен тулыландырып, уңайлы бер бәйләнеш белән күңел төбенә урнаша барды. Шулай итеп, Разия үзенә бер яңа дөнья ачып, шул үзе ачкан дөньясында ятим җанына бер юаныч тапты. Галимҗаныннан башка бер генә көн дә яшәвен күз алдына китермәгән кеше әкеренләп ялгызлыкка күнекте.

Иртәгә ял көнен исенә төшереп, тәҗел генә йомышы булмаса да, балалары килүгә, вак-төякләр алып кибеттән урап кайтты. Кичкелекне капкалап алуга, ял көнен көтмичә улы кагылды.

- Әни иртәгә Каенлы Сазга барып килербез әле, әзерләнебрәк тор, – диде ул кереп чәй табынына утыргач. Галимҗан үлгәннән бирле, авылга барганнары юк иде. Иренең җаны шунда чыккач, Разия әби анда бармаска җене белән карышты. Бу юлы да ниндидер бер шик белән улына күтәрелеп карады.

- Улым, ни дип кинәт кенә барырга булдың әле?

- Кинәт түгел әни. Анда быел май аенда сугышта үлгәннәргә, сугышта катнашып исән-сау кайтучыларга исемнәрен язып һәйкәл ачканнар икән. Күреп кайтырга иде: анда әтинең дә, аннан башка да, безнен туган-тумача, кардәш-ыруларның исемнәре язылгандыр, - диде Илһам - аннан соң, Каенлы Сазга элек шул авылда яшәүчеләр дә күченеп ята икән бит әни. Хәзер унҗиделәп хуҗалык тернәкләнгән ди. Шулар артыннан йөреп, быел һәйкәлне бастырганнар икән.

 - И-и-и, улым! Бик күңелле хәбәр әйттең әле. Барып күрик сана. Кереп әйләнеп чыгарга өй генә бик беткәндер инде. Әтиең киткәннән бирле аяк тартмады шул. Барабыз балам, барабыз Аллаһы теләсә, - дип сөенде Разия әби.

Улын озаткач, ниндидер бер җиңеллек белән иртәгәге сәфәргә әзерләнә башлады ул. Иң элгәре  иренең орден-медальләрен тагып төшкән, рамланган рәсемен чыгарып, зур бүлмәдәге буш торган кадакка элде. Галимҗан аны Берлинда төшкән булган. Ирен югалтудан тинтерәп интеккән бер мәлне үз куллары белән алып сандыкка тыккан иде ул аны. Улы алып килгән хәбәрдән соң, әйтерсең Галимҗан да сөенеп, Разияның күңел хәләтен аңлап, горур елмаеп карап тора.

Разия рәсем каршында хәйран басып торды:

- Менә күрдеңме, Галимҗан. Дөнья караклар, мәнсезләр  белән генә тулмаган. Җүнле кешеләр дә бар. Исемнәрегезне мәрмәргә алтын белән язып мәңгеләштергәннәр ди  әнә.

Разия әбинең икенде, кичке намазлары да күтәренке рухта үтте. Ул  шушы сугышта шәһит китүчеләр рухына да, аларның исемнәрен мәңгеләштергән изге күңелле кешеләрнең йөргән юлларының һәрчак уң булуын теләп, чын күңелдән дога кылды.

Июнь  аеның тынгысыз кояшы бик иртә кыздыра башлады. Шәһәр гөрелтесе артта калды. Машинаның ярым ачылган тәрәзәсеннән кергән җил үзе белән җиләк исен, саф урман һавасын алып керә. Разия әби хәзер юл буенда үскән күк чәчәкләрне аера алмый. Аның күзләре тоташ  келәм булып җәелгән  киңлекләрне күзәтеп бара. Ара-тирә урман кошлары, кәккүк тавышлары колакка чалына.

Олы юлдан биш-алты чакрым кергәч, җәйрәп яткан күл җанга ягымлы бер төсмер өстәде:

- Аллага шөкер, авылга җан кереп ята икән, - дип куанычын белдерде Разия әби.

Авылның уртасына таба яңа өйләр дә, сипләнгән искеләре дә очраштырды. Урамны әкренрәк үтеп, авыл уртасына куелган күк мәрмәр һәйкәл янына килеп туктадылар. Разия әбинең йөзенә дулкынланудан алсулык йөгергән. Оныгы Азилә аны култыгыннан алып, машинадан төшәргә булышты. Килене төшеп, иңендәге ефәк шәлен рәтләп япты. Ул тирә-ягына каранып таныш йөз эзләгәндәй итте дә, бисмилласын әйтеп, җил-җил мәрмәр һәйкәлгә карап китте. Балалары аңа иярделәр. Һәйкәлне әйләндереп алган тәбәнәк койманың капкасын ачып кергәч, күк мәрмәргә чокып ясалган солдат рәсеменнән Галимҗанының йөз чалымнарын эзләде ул. Ире белән бу солдат арасында охшашлык тапмагач, аның күкрәгендәге орденнарын санады, аларны Галимҗанныкы белән чагыштырды. Бу солдатта рәттән тезелгән дан ордены һәм медальләр, ә аның ирендә орденнар саны өчәү булса да, медальләре күбрәк иде. Ни генә булса да ул, бу солдатны Галимҗан  итеп кабул итте. Аның дерелдәгән иреннәре әкрен генә кыймылдап алды:

- И-и-и, исәнме, Галимҗан. Менә тагын очраштык. Ахирәттә генә очрашырбыз кебек иде. Менә ходай насыйп иткәч-диде ул моңсу елмаеп.

Ул һәйкәлгә якын килеп кулы белән салкын ташны сыйпады. Бармаклар җай гына алтын хәрефләр өстендә йөри башлады. Бөртекләп һәр язылган исем-фамилияне тотып-тотып укыды. Калтыранган бармаклар озак йөрде хәрефләр өстендә. “М” хәрефенә башланган фамилияләр өстеннән кат-кат йөреп тә аның җандай якын газизенең исемен таба алмый җәфаланды. Җиңелчә дерелдәгән иреннәр кат-кат иренең исемен, фамилиясен кабатлады. Ләкин ни тырышса да табылмады  ул. Разия әби аптырап улына күтәрелеп карады:

- Күрче балам, таба гына алмыйм бит әтиеңнең исемен. Күз карашым адашамы соң? Табып бирсәңче улым, - диде ул ышаныч белән. Әнисенең артында басып торган Илһам да кирәкле исемне таба алмый югалып калган иде. Үз хәләтен әнисенә сиздермәскә тырышып:

- Әллә  сугыштан кайта  алмый һәлак булганнар исемлегендә микән соң? Мин дә тапмыйм бит әни, - дип  Илһам икенче исемлеккә күчте. Килене белән оныгы Азилә дә аптырадылар. Өметен өзгән Разия әби сүзсез генә һәйкәл янындагы корыган чәчәкләрне җыйды, күтәрелеп килүче чүп үләннәрен чүпләштерде. Һәммәсенең кәефе кырылган иде. Бер-берсенә күтәрелеп карамый гына китәргә әзерләнделәр.

Килене Зөлфия генә:

- Әти бит ул сугышта катнашып, инвалид булып кайткан кеше, монда ниндидер ялгышлык минемчә. Китешли авыл советын табып белешергә кирәк Илһам, исемлекне алар биргәндер бит. Инде дә булмаса, военкоматка кагылырбыз дүшәмбедә диде.

- Әйе Зөлфия. Гаделсезлекне төзәтергә кирәк. Ялгышлык киткән, әни. Әйдәгез өйгә кагылыйк, - диде күңеле төшкән Илһам. Аларның билгесез кешенең ялгышы белән һич кенә дә килешәселәре килми иде.

Заманында нык нигезгә утыртылган өй, ятим кыяфәттә, капка баганалары авышкан килеш каршы алды аларны. Әтисе үлгәннән бирле үтеп-сүтеп йөргәндә ишек алдыннан әйләнеп чыккан Илһам, бер чакны да өй эченә кермәде. Әтисен үле килеш килеп алганнан соң, өйдәге һәр нәрсә ничек калган, шулай иде. Алар ачкычы югалган йозакны каерып ачып эчкә үттеләр. Ярым караңгы өй эчендә тәрәзәгә кадакланган такта ярыклары аркылы сүрән яктылык сузылган. Почмакларга үрелгән пәрәвезләрдә чебен үләксәләре эленгән. Авыр, тынчу һава тынны буа. Һәммәсен дә гаҗәпләндергәне, әтисенең төгәлләнмәгән картинасы булды. Галимҗанны җир куенына тапшырып, юып, чистартып киткәннән соң, өйнең зур ягында картина ничек диварга терәлеп куелган булса, шул килеш тора иде. Өстенә ябылган чаршауның гына бер ягы яртылаш идәнгә асылынган.

Илһам килеп сак кына җәймәне картина өстеннән алды. Анда әтисенең гомере буе хыялланып та ясалып бетмәгән картинасы тора иде. Картинаның бер генә буявы да тоныкланмаган. Разия әби, моннан унбиш ел элек иренең ничек бәргәләнеп чыгып киткән чагын искә төшереп:

- И-и-и Галимҗан, әздән генә калган шул, төгәлли алмагансың бит бахыр, - диде. Ул соңгы көн тагын бәгырьләрне кисеп Разия әбинең хәтерендә яңарды.

Шәһәр өстендә сакау гөрелте. Тешкә тиеп, сызгырган тавыш чыгарып трамвай кузгалып китте. Кабаланып  төшкән кар катыш яңгыр тамчылары трамвайдан төшеп калган Галимҗан картның энәле бите буйлап, ирексездән чыккан яшьләре белән кушылып бишмәтенә тиз-тиз тама башладылар. Бүген ял көне булганга урамда да, трамвайда да кеше сирәк. Фатирына тагын унбиш минутлык юл. Аркасына аскан биштәрен ул кулына күчерде. Йокысызлыктан интеккәнлектән беренче трамвай белән шәһәр читендәге гаражга август аенда ук алып куйган бәрәңгеләрен алырга барган иде. Әмма буш кайта.

Таркалган авылларының  нигезендә көрәк белән җир казып бәрәңге утырттылар быел. Август урталарында ук кадерләп үстергән бәрәңгеләренең бер өлешен бер юньсезе казып чүпләп китте. Шуңа иртәрәк алып гараж базына салганнар иде, анда да бикләгән йозакны кисеп 8 капчык бәрәңгесен урладылар. Сугыштан инвалид булып кайтып нефтьчеләр сафында участок начальнигы, өлкән мастер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан кеше каракларны үзенчә тәрбияләмәкче булып, калган капчыклар өстенә язу язып, саллырак йозак белән бикләде: Мин Мөхәммәтҗанов Галимҗан Мөхәммәтвәли улы - сугыш инвалиды. Зинһар өчен тир түгеп үстергән бәрәңгемне алмагыз инде. Урлашу – начар гамәл, дип язган иде ул.

Бүген барса менә, язган язуы өстендә пычрак аяк эзләре калдырып, соңгы алты капчык бәрәңгене дә урлаганнар. Кышлыкка әзерләгән банкалар да юкка чыккан. Разияга ни әйтер? Әрнегән йөрәген тыя алмыйча тиз-тиз атлады ул. Әмма ярсып типкән йөрәк бик тиз бугазга тыгылып тын алуын авырлаштырды. Җитмәсә, сугышта яраланган аягы да артка сөйрәлә. Үз көче белән тапкан хәләл ризыгын шул мәлгүньнәргә бирергә кан койдымы соң ул? Үз-үзен көчкә тыеп подъезд төбенә кайтып җитте. Бер як канаты каерылган ишектән кергәндә, кемдер тарафыннан аяк астына салынган ботканы җыелышып ашап утыручы йолкыш мәчеләр теләр-теләмәс кенә читкә сибелделәр. Тугыз катлы йортның лифты менә өч ай инде эшләми. Галимҗанның фатиры ярый әле алтынчы катта. Тугызынчы катта яшәүчеләрне жәлләп баскычтан күтәрелде ул. Ишекне ачкан карчыгы Разия карты кулындагы буш биштәрне күреп хәлне аңлады, “йә Аллам, тыгылмыйлар  да ичмасам” дип аш бүлмәсе ягына үтте. Ярый әле күтәрелеп иренә карамады, югыйсә аның битендәге тирән җыерчыклар арасыннан гөрләвектәй аккан яшьләрен күреп, ул да даруга үрелер иде. Галимҗан юеш киемнәрен салып юыну бүлмәсендәге торбага элде дә, озаклап юынып чыкты. Калтыранган куллары тынычлангандай булды. Ачудан ярсыган йөрәкне ничек тыярга? Эштән биргән бер бүлмәле фатирны аркылы-торкылы йөреп тә тынычлана алмады:

 - Карчык мин авылга барып киләм әле, - диде Галимҗан капыл гына.                

Инде яңгыр туктагандай. Кара кучкыл болытлар бер максатсыз каядыр агылалар. Салкын җил тәрәзә каршындагы каеннарның соңгы яфракларын йолыккалый. Разия балаларыннан калган иске киемнәрне сүтеп уралган йомгагыннан аяк астына җәймә бәйләп утыра. Галимҗанның үз-үзенә урын таба алмаганын аңлап теленә килгән: “бу юештә йөрмәсәң инде” дигән сүзен әйтми калды.

Аның авызыннан йомшак кына:

- Үзең беләсең картым, - дигән җавап чыкты.

- Озакласам төшке ашка көтмәссең, - диде карт чыгып барышлый карчыгына борылып. Разия гаҗәпләнеп:

- Ул кешесез авылда бу суыкта көне буе нишләп ятарга уйлыйсың. Озак торма, эчеңә суык үтәр. Самый суык тияр чаклар, - дип калды.

...Праганың үзәк урамнарының берсен немецлардан азат иткәндә бер подвалны айкап чыктылар. Анда бәлки шәһәр музееның склад бүлмәсе булгандыр, бәлки совет гаскәрләре килүдән качып  китүчеләрнең олауларына сыймагандыр: җайсыз гына терәп куелган зур картинага тап булды Галимҗан. Ул сурәттә итәгендә бөдрә урманнар, шау чәчәкле тугайлар, бер читендә йөгерек, зәңгәр дулкыннарын чәчрәтеп агучы тау елгасы тасвирланган горур таулар тезмәсе. Ә алгы якта ап-ак атка атланган озын челтәр итәген җилфердәтеп, тыйнак елмаеп чибәр ханым нурлы карашы белән карап тора. Бу искиткеч картинаны йөгереп үткәндә мизгел эчендә генә күреп алды ул. Шул секундтан гомере буе аның күз алдыннан китмәде бу сурәт. Бер генә көн дә, сәнгать мәктәбендә укымаган, хәтта андый уку йортының барлыгын да белмәгән егет, шул күңеленә сеңгән сәнгать әсәрен кабат киндергә төшерү уе белән янып яшәде. Кулы язу-сызуга, пумала тотып сурәт төшерергә оста Галимҗан советларның чәчәк аткан чорында исәпсез лозунглар, юлбашчыбызның уң кулын алга күрсәтеп өндәгән портретларын язды. Аның транспарантлары эшче-крестьяннарны, интеллегенцияне ел саен үтә торган 1май, Октябрь бәйрәмнәрендә алга, коммунизмга өндәгән иң үтемле бәйрәм бизәкләре булдылар. Хезмәтенә бер тиен түләү сорамый, коммунизм килүенә тамчы да шикләнми, көн буе үз вазифасын башкарганнан соң, күз нурларын түгеп, яратып, күңел биреп башкарды ул аларны. Пумаласын кулына алган саен теге картина күз алдына килде.Ул аны бик күп мәртәбәләр ясарга алынмакчы булды. Әмма ниндидер бер эчке тавыш аны һәрчак туктатып калды: Ашыкма! Син эле әзер түгел, әзер түгел! Галимҗан үзе дә ашыкмады. Озак, бик озак, әйтергә кирәк, гомере буе әзерләнде ул. Чынлап та, аның хыялындагы бу картина күп мәртәбәләр алышынды. Ул бер караганда шәмдәй төз утырган гәүдәсенә мәһабәт, горурлык сыйфатлары чыгарып утыра, икенче караганда хатын-кызларча нәзәкәтле, самими кыяфәттә була. Ничек кенә булса да, Галимҗан аны нәкъ рәссам тудырганча ясарга булды. Лаеклы ялга чыгып җай гына өр-яңадан пумала-буяуларын барлады. Биш бәясенә таныш-белешләр аркылы сыйфатлы киндерен тапты. Кыш көннәрен ишек-тәрәзәләр кадакланган өйгә килеп йөрмәде. Картинаның зурлыгын да нәкъ күргәндәгечә итеп алды. Башта шикләнеп кенә читтән-читтән карап йөргән Разия да, көннән-көн өстәлгән детальләргә, тигез, матур булып яткан буяуларга сокланып карап үтә башлады. Картинаның иң читендә чиста зәңгәр күктән йөзеп барган болыт кисәген карап: “гел дә чын кебек бит бу Галимҗанкаем!” дип карады. Картинаны башлаганга дүрт елдан артык вакыт үтеп китте. Ул аны үзенең үзгә бер хәләтендә, җанына нәкъ менә илһам килгән чагында тотына да, көннәр буе аның яныннан китми, кулыннан пумаласы төшми. Кәефе туры килмәгән вакытларда, башланган эше ягына борылып та карамый.

Бүген ул ярсыган җанын ничек тынычландырырга белми чыгып китте, теге эчке тавыш әйдәкләде аны.

Галимҗанның гомеренең иң кыска вакыты-яшьлек еллары нәкъ сугыш вакытына туры килде. Гаяръ йөрәкле, баһадирдай егеткә данлыклы “Катюша”ны ышанып тапшырдылар. “Катюша” командиры булу авыр артеллерия белән генә җитәкчелек итү түгел, үз кул астындагы күпме сугышчан иптәшләренең язмышы өчен дә  җавап бирү ул. 23 яшьлек егет күз алдына да китермәгән авырлыклар. Германия җирендә җиңү байрагын кадагач тагын биш ел хезмәт итү елларын да җиңел булды дия алмый. Менә шулар хакында очрашуларда күпме сөйләнде. Тиздән атачак коммунизм таңы турында шигырь сөйләп үскән уллары инде үзләре ул таңның атуын күрми  таралыштылар. Күз яшьләре каракларның сугыш инвалидының базга салынган бәрәңгесен урлап ашаган өчен генә ага микән, әллә  кан-яшь түгеп көткән матур тормышның офык читендә күренеп тә, рәшәдәй юкка чыгуына микән? Үткән бөтен гомер юлы шул иллюзия генә булганмы? Төгәл җавапны каян алырга? Менә хәзер кинәт кенә коммунизм килмәскә булды. Үткән елларны елның бу вакытында берчакны кайтмады ул  туган йортына. Бу юлы ягылмаган салкын өйгә бары тик язылып бетмәгән картинасы өчен килде карт. Төгәлләргә кирәк. Күп тә калмады бит. Күңелендә, күз алдында матур булып бөдрәләнеп торган атның койрыгын ясарга тотына алмый озак интекте ул. Аныңча рәсемнең хәлиткеч ноктасы бу. Мондый искиткеч гүзәл ханымны утырткан акбүз атның койрыгы, аның чын матурлыгын ачарга тиеш. Галимҗан күргән картинада да нәкъ шулай иде.

Ярым караңгы иске өйнең ишеге сыкранып ачылды. Сабырсызланып, ашкынып килгән Галимҗанның хәрәкәтләре салмакланды. Әллә караңгы өйгә килеп керүдән, әллә артык дулкынланудан, ул калтырана иде. Көзге юеш, салкын көн булуга карамастан ул туңу турында уйламады, киресенчә, киеренкелектән кереш кебек тарттырылган һәр нерв җепселе  ут капкандай дөрләп китәр кебек. Кинәт ул башына шаулап кан күтәрелгәнен тойды, күз аллары берара дөм караңгы булып алды. Ул утны да кабыза алмый картина каршындагы иске кәнәфигә барып утырды. Гәүдәнең егәре китеп, баш бер якка асылынды. Галимҗан әкрен генә караңгылыкка чумды.

                 

Мөбәрәкшина Әнисә Әнәс кызы

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: