Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Кем үстерер аның баласын?!

Белде микән солдат, киткән чакта, яу кырында ятып каласын?!

Меңләп солдат, илен саклар өчен,

Яу кырына китеп югала.

Абыйларсыз, әтиләрсез кала,

Ятимлектә үсә күп бала.

 

Нишләп әле, сугыш, солдатларны,

Ут эченә ташлый аласың?!

Яу кырыннан кайта алмый кала,

Кем үстерер аның баласын?!

 

Ачлык, ялангачлык, михнәт белән,

Күп сынаган адәм баласын.

Белде микән солдат, киткән чакта,

Яу кырында ятып каласын?!

 

Фәйзрахманова Динара,

Казан шәһәре, Яңа Савин районы 177 нче лицейның 8 “А” сыйныфы  укучысы

Җитәкчесе - Воробьева Людмила Николаевна

Фото: авторныкы

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев