Күңелләрдә яңара үткәннәр

Җиңү көне якынлашу белән,

Кабат искә төшә үткәннәр:

Өлкәннәрнең үксез бала-чагы,

Сугыш елларында күргәннәр.

 

Бабам минем дүрт яшендә була

Башланганда сугыш афәте,

Һаман хәтерендә әтисенең:

“Нык бул, улым!” – диеп киткәне.

 

Нык булырга дучар ителгәннәр –

Шулай булмый һич тә ярамаган.

Сындырырлык итеп кайгы килгән,

Олы-кечесенә карамаган.

 

Күпме хәсрәт, күпме авыр хәбәр,

Ачы җилдәй, һәр көн ишек каккан.

Күпме толлар, күпме ятим бала

Белмим, каян яшәү көчен тапкан?..

 

Инде ничә тапкыр ямьле язлар

Җиңү көнен алып киләләр.

Кайталмыйча калган солдатларның

Ятимнәре инде – өлкәннәр.

 

Ә шулай да күңел яралары

Еллар узган саен яңара,

Бабам дога кыла, ул Аллаһтан,

Имин тормыш сорап ялвара.

 

 

Зилә Габдрахманова,

Арча районы Наласа урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

 

Фотода автор үзе, архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: