Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Җиңүчеләр өчен салют!

Киләчәкнең шиңде чәчкәләре, биш ел дәвамында кан койдык...

Җир тетрәтеп күктән яңгыр ява,

Тик тамчысы өзә гомерләр.

Тыныч кына яшәп килгән халык

Сугыш башланганын белмиләр.

 

Ут яңгырын тимер кошлар сибә.

Радиодан игълан иттеләр:

Яшерен килеш, астан, елан сыман

Дошманнары килеп җиттеләр.

 

Киләчәкнең шиңде чәчкәләре

Биш ел дәвамында кан койдык...

Бер көн белән түгел, хәтта сәгать,

Мизгел белән генә бит тордык.

 

Арган, яраланган, йөрмәс булып,

Кулсыз калган, әллә аяксыз,

Ул барыбер дошманнарга каршы

Көрәш тотты илем аяусыз.

 

Кемдер биш ел буе "кайтыр", - диеп,

Көтеп торды ирен, улларын.

Ә берәүләр җир куенына күмде

Яшәп өлгермәгән елларын.

 

Тик шулай да, ач-ялангач килеш

Сынатмады илебез халкы.

Миллионлаган шәһит киткәннәрнең

Корбаннары – Җиңүебез хакы.

 

Җитмеш биш ел узса да шул көннән

Яраларны булмый төзәтеп.

Салют ата хәзер сезнең өчен,

Җиңүчеләр, күкне күкрәтеп!

 

 

Алсу Абдрәхимова,

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы

Урта Терешка авылы урта мәктәбенең

8 нче сыйныф укучысы

 

Фотода автор үзе

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев