Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Гәрәбә мәрҗәнемне, кызым, үзең тагарсың... (хикәя)

Әни җылысы, әни кайгыртуы, аның кулларының һәм күңеленең юмартлыгы эләкмәде. Беренче нарасыен тудырганда, биләргә чүпрәге дә булмагач, аптыраганнан кадерләп кенә кигән күлмәген сүттерергә туры килгәне онытылмый. Йөрәк яраларыннан әрнеп, бәгыре сулык-сулык килеп яши ул. Ләкин үз гаиләсенә дә, бүтәннәргә дә моны сиздерми...

Асия менә-менә кайтып керәчәк кызларына дип, мич тутырып пешергән кишер бөккәннәрен алып, табакка тутырды, өстенә шакмаклы ашъяулык каплады, күрше авыл мәктәбеннән кайтышларына суынмасыннар. Кулына бәйли башлаган шәл уртасын алды, куллары җитез генә эшкә кереште, үзе уйларына бирелде. Аллаһка шөкер, хәзер балаларның тамаклары тук, сөте-каймагы, чәе-шикәре исәпле түгел.

Ә аңа, чордашларына авыз тутырып ипи ашау – олы бер хыял иде. Ач та булдылар, укып йөрүләр дә озакка бармады. Башлангыч сыйныфларда унсигез булсалар, Сатышка күчкәч, сугыш михнәтләре тиз сирәкләде аларны, ике бөртек булып кына укыдылар. Ярый әле, Гәбделхәй телле-тешле малай түгел, кыз балага этлек эшләми. Тик бер-берсенә иптәш дип тә әйтеп булмый, тартыналар. Икесе юлның ике ягыннан йөриләр. Берсендә Гәбделхәй:

– И, Асия, нишләп син малай, йә мин кыз булмадык икән, име? – дип көрсенде. Шулай шул, аның белән ачылып китеп сөйләшеп булмый.

Менә янында дус кызлары Шәфигамы, Мәүгияме, Бәгъдәгөлме булса, кыз әтисенең хаты турында сөйләр иде. Аның исәнлегенә шатлансалар да, хаттагы сагыш күңелләренә кереп оялады. Сугыштагы мәхшәрдән, инде җан биргәннәрнең күплегеннән, үлем белән тартышкан яралыларны кызганудан, еш кына ашау өзеклеге аркасында хәлсезләнүдән алҗыган солдатның кәгазьгә төшкән, балаларының хәтеренә гомерлеккә уелачак жырлары мондый гына иде шул:

Ераклардан күренеп тора

Олы юлның маягы.

Көнен-төнен җәяү чабып,

Бетә минем аягым.

Таш казарма буйларына

Мылтыгымны сөядем.

Туган-үскән илләремә

Кайтыр микән сөягем?

Ике авыл арасындагы юл кыскарак, күңеллерәк булмасмы дип, кызлар, бәлки, такмаклар да әйтешерләр иде:

Укыйк әле, укыйк әле,

Безгә белем аласы.

Кырык берне күргәннәрнең

“Нужа” була бабасы.

Гитлер дигән шул мәлгуньнең

Муенын борсаң иде...

Кайтышыңа өстәлеңдә

Ипекәй торса иде.

Малай кеше алдында өйләрендә энесе Рамазанга атлы тырмага йөргәне өчен бирелгән вика онының әле ике уч чамасы калганы, бүген шуны ашка болгатачаклары белән дә, Хәмидел әбиләренең зур гына алма бакчаларында үскән алмалары белән дә мактана алмый инде ул. Менә тагын бераз түзсәләр, әбисе берсе белән генә дә тамак яхшы гына ялганырлык алмаларны Асиянең Мөхәррәмне яслегә китергән кабык арбасына тутырып җибәрер. Алма тутырганда, әбисенең күзе тагын яшьләнер, булган, гайрәтле, нахак әләк белән харап ителгән Шиһабетдинен юксына, сугыштагы улы Шамил өчен кайгыра ул. Алма өлгерсә, эчтәге ач бүреләр алай ук җәфаламас та иде. Арганда, барлык талчыгуларны юып алгандай итүче, күңел төшкәндә, аны күтәрүче, авырганда көч кертүче, дуслаштыручы һәм берләштерүче Аллаһ нигъмәте бит син, ризыгыбыз. Киң булсаң иде.

Озын-озак сугыш беткәннән, илгә җиңү килгәннән соң да, ул афәтнең зәхмәтеннән бик озак котыла торган булмады. Инде мең шөкер, әти кайтты, тормыш яхшырыр, район үзәгендә 8 нче сыйныфта укый алырмын дип йөргән кыз фронттан авыру булып кайткан әтисенә җыйнак кына бер чиләк бәрәңге белән атна буе җан асрый алмавын әйтергә мәҗбүр булды. Җитмәсә, ипие дә кечкенә түбәтәй чаклы гына бит аның. Әтисенең, баласын укытып, кеше итәсе бик килсә дә, кызына: “Инде үзеңә үпкәләрсең”, – диюдән башка чарасы юк иде. Әнисе исән булсамы? Мөгаен, башкачарак булыр иде. Аердың, сугыш, аердың, аердың мәңгелеккә Асияне, энеләре Рамазанны, Мөхәррәмне, сеңлесе Нәфиганы газиз әнкәләреннән. Ә бит бер дә аерыласы килми иде аннан, хәтта азга да. Бик кечкенә вакытында Хәмидел әбисе Асияне гөл чәчәге күрергә, җитен мае ашарга үзләренә ияртеп китте. Гөлләре хикмәтле: елга бер тапкыр янып торган олы ал кыңгыраулар (алты тирәсе чәчәк) күрсәтә дә, атна буе өйгә бәйрәм төсе биреп тора иде. Кунак кыз килеп, бик аз гына вакыт үтүгә, өлкәннәр гаҗәпләнерлек хәл булды – Асия ишек тупсасына басып: “Гөл чәчәген дә үзегез күрегез, җон маен да үзегез ашагыз, өйгә кайтасым килә”, – димәсенме...

Әни җылысы, әни кайгыртуы, аның кулларының һәм күңеленең юмартлыгы эләкмәде. Беренче нарасыен тудырганда (1954 ел ахыры иде инде), биләргә чүпрәге дә булмагач, аптыраганнан кадерләп кенә кигән күлмәген сүттерергә туры килгәне онытылмый. Йөрәк яраларыннан әрнеп, бәгыре сулык-сулык килеп яши ул. Ләкин үз гаиләсенә дә, бүтәннәргә дә моны сиздерми. 40 яшендә үк, урман кискәндә, агачка басылып үлгән әнисе Хәйрелхисал кызына төсе итеп төргәк-төргәк суккан сөлгеләрен, ак сәйләнле калфагын, гәрәбә мәрҗәнен генә калдырмаган икән бит, гомеренә җитәрлек, башкалар белән бүлешерлек Аллаһ җылысын да тапшырып өлгергән! Раббым, шуннан яздырмасаң иде.

Тагын бер гомерлек сабак бирерлек гыйбрәтле вакыйга ап-ачык булып күз алдыннан үтте. Сугышның бик авыр кышында, күрше Заһретдин абыйлар белән өйдәш торганда, келәтләреннән әнисенең бик саклап кына тоткан оннарын шул тирәдә яшәүче хатын урлап чыккан. Әнисе, аның эзенә төшеп, онын алып кайтырга барган. Аннан бармаклары чәйнәлгән, канга буялган хәлдә буш кайткан. Күрше бабайның: “И, Хисал, шушы кадәр гәүдәң белән шуңа бирешеп тордыңмы? – дигәненә каршы: “Ике хатын сугышса, аларга ахирәттә урын булмас, дигәннәр бит”, – ди. Күрсәнә, Себер тайгасына барып, берүзе капчыгы белән эрбет чикләвеге җыярга да, ауган-егылган атны арбасы-ние белән торгызырга да, ат көтүе көтәргә дә курыкмаган әнисе Аллаһ ачуыннан ничек курыккан!

Асияне, хәтирәләреннән бүлдереп, тышта аяк каккан тавыш ишетелде. Кызларының кечерәкләре кайтып җиткән икән. Берсенең аның хыялын – укытучы булу теләген тормышка ашырасына өметләнә ана, хыял бит ул эзсез югалмый.

Мәрзия Халикова, Саба районы, Юлбат авылы

 

Фото: pixabay

Галереядә автор үзе

Галерея

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур, бай телдэ язылган хикэя. Йотлыгып укыдым. Унышлар авторга.