Бергә үткән гомер (хикәя)

Язгы кояшлы иртәләрнең берсе иде. Динә, эшкә  килүгә иң башта өстәлендә яткан исемлеккә күз йөртеп чыкты. Карашы таныш исемгә килеп төртелде. Иң беренче булып аңа  шалтыратырга булды. Көр, шат тавыш белән сүз башлады:

- Исәнмесез, Зөлхия апа! Хәерле иртәләр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән сезне! Динә иде әле бу.

- Нинди Динә? Нинди бәйрәм?

Бу Низамовлар фатирымы?

- Әйе.

- Миңа Зөлхия апа кирәк иде.

- Ул юк... Бу  аның кызы Әлфия. Ни йомыш?

Әлфия апа, танымадым, бай булырсыз! ТОСтан Динә Кашапова шалтырата иде. Бәлки хәтерлисездер, сезнең белән очрашкан булды.

- Динә Альбертовна... Әйе шул, хәтерлим.

- Әлфия ханым, Зөлхия апа кайчанрак өйдә булыр икән, бүген янына кереп чыкмакчы идем.

Телефонда бер тын дәшми тордылар. Аннары бик сагышлы тавыш:

- Ул  юк бит... – диде.

- Өйдә түгелмени? Кайчанрак кайта?

- Кайтмас шул инде... Бөтенләйгә китте...

Ике арада авыр тынлык урнашты. Динә әйтәсе сүзен дә онытып, ниһаять:

- Кайгыгызны уртаклашам. Авыр туфрагы җиңел булсын... - диде.

- Амин, шулай булсын. Сиңа шалтыратырга уйламаганмын. Әни сине бик якын итте, моңа кадәр беркем белән дә алай аралашканы булмады. Рәхмәт сиңа, Динә. Минем кайда яшәгәнемне беләсең, онытып бетермә, синең өчен ишекләрем һәрвакыт ачык!

- Эх, белми калдым шул, соңгы юлга озатырга, һичшиксез, килгән булыр идем. Бик яхшы кеше иде. Караңгы гүрләре якты булсын, тыныч йокласын! Сау булыгыз! - дип авыр сулап куйды Динә.

Кызганыч, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын көтеп җиткерә алмаган Зөлхия апа... Туксан биш  яшен  менә-менә тутырам дигәндә,  дәүләт вәгъдә иткән 75 мең сум акчаны да ала алмыйча китеп барган.  Үлеме бер караганда, әллә ни  аянычлы да түгел, көтелгән хәл, яшисен яшәгән, дигәндәй. Сугыш афәтләрен күргән буын әкренләп “югала”. Әле биш ел элек кенә Динәнең участогында  ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре биш   йөзгә якын иде. Быел исә иллегә дә җыелмас кебек...  Динә кызыл ручка алып, Зөлхия Низамова дип язылган юлга “вафат” дип өстәп язды...

Мәрхүмә белән алар моннан биш ел элек, Бөек Җиңүнең  70 еллыгын каршы алган көннәрдә танышканнар иде. Ул вакытта  Динәнең җирле җәмәгать үзидәрәсенә яңа гына килгән мәле.  Эшкә урнашып өлгермәс борын, кулына су буе исемлек тоттырдылар да,  үз участогындагы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын барлап чыгарга куштылар. Бу хәтле кешене 9 нчы майга кадәр ничек барлап өлгерермен, дип коты очса да,  бер ай дигәндә  һәрберсе белән  шәхсән күрешеп чыкты Динә. Чегән  хатыны шикелле  фатирдан фатирга йөрү ялыктырса да, бу эшне яратып, бар күңелен биреп башкарды.  Баштарак  әби-бабайларның ишекләрен ачтыра алмыйча  азапланса, соңрак инде чыгып китә алмый интекте. Күпчелеге ялгыз яшәгәч, үзләрен тыңлаучы кеше табылганга шатланып, Динәне “тоткын” га алып, көннәр буе истәлекләре белән уртаклашалар, хәтта киңәшләшәләр дә иде.  Зөлхия апа  белән дә уртак тел  тапты Динә. Дөрес, башта аңа  эләгә алмыйча йөрде, өченче тапкыр килүендә генә күрә алды. Ул көнне  подъезд төбен озак сакларга туры килмәде, аны көткән кебек ишекне киң итеп  ачып куйганнар иде. Җәһәт кенә дүртенче катка  менеп,  ялгыз гомер итүче ветеранның  ишегендәге кыңгырау төймәсенә басты. Тик, фатирда кеше барлыгы сизелсә дә, ишек ачарга ашыкмадылар. Тавышка уң як күршесе каршысына чыгып:

- Син, Зөлхия янынадыр,  пинсә китердеңме? Ныграк шакы, ул колакка катырак, аннан күзе дә  юньләп күрми, - диде.

Чынлап та,  егерме минутлап вакыт узгач кына, хуҗабикә ишек янына килеп:

- Кем бар анда? Кем бар? - дип кат-кат сорады. Аннан:

И, балакаем,  пенсия, пенсия  китергәнсеңдер инде, - дия-дия ишекне чандыр гәүдәле, аксыл битле, зәңгәр күзле бер апа ачты. Каршында бөтенләй ят кеше икәнен аңлап, бермәлгә  аптырап   калды.

Исәнмесез, Зөлхия апа! Мин 7 нче ТОС рәисе урынбасары Динә Кашапова  булам. Сезнең белән танышырга килдем. Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Тормышларыгыз әйбәтме, саулыгыгыз ничек?

- Мин озак басып тора алмыйм, әйдә, кер инде, килгәч,  - дип  теләр-теләмәс кенә юл бирде карчык. Динә исә, ишекне кире яба күрмәсен тагы дип, тизрәк бүлмәгә үтәргә ашыкты.

Түр бүлмәгә узуга, үзен бер тарихи  музейга эләккәндәй хис итте ул. Бу карчыкның бер бүлмәле җыйнак фатирында әле һаман үткән  гасыр “хуҗа”.  Сары буяулы агач идән баскан саен шыгырдый. Ишек башында  гарәп хәрефләре белән тигез итеп кулдан язылган шамаил эленеп тора.  Түр почмакта өй хуҗасы белән бер яшьлек сиртмәле тимер карават урнашкан. Ул шулхәтле иске, хәтта буялары уңып, тутыгып беткән. Әмма бу шыксызлыкны  өстендәге чигүле нәфис җәймә һәм күпертелгән ак мендәрләр  яшерә. Янәшәдә генә шомарып беткән буялмаган агач сандык тора. Тәрәзәгә зур-зур чәчәкле пәрдәләр эленгән. Диван  янындагы сары тумбочкага хан замананындагы телевизор, ә телевизор  өстенә кара төстәге радиоалгыч кунаклаган. Бүлмә уртасында чуклы кызыл ашъяулык япкан түгәрәк өстәл тора... Динә  йомышын онытып, гаҗәпләнеп өй эчен, искелек исе аңкып торган әйберләрне күзәтте. Шул вакытта үзенең кечкенә вакыты, газиз әбиләре дә исенә төште.

- Йә, сөйләгез! Тыңлыйм, ни йомыш?  – диде Зөлхия апа коры гына.

- Җиңү бәйрәме уңаеннан зур бәйрәм оештырырга ниятлибез, бүләкләр дә өләшәбез. Менә сезнең хәл-әхвәлне белергә дип килдем, бәлки,  берәр ярдәм дә кирәктер. Сезгә бу бәйрәм аеруча да кадерле һәм якын бит, чөнки  ирегез сугышта катнашкан, шулаймы? - диде  һәм хуҗабикәнең җавабын да көтмичә  өстәл  янына якынрак килде. Ә анда... кочагы белән өелеп өчпочмаклы  хатлар ята. Алар саргаеп, таушалып беткән, шулай да шәмәхә кара белән язылган сүзләрне укырлык әле.

- Бу бит фронттан килгән хатлар! - диде Динә дулкынланып, һәм шуларның берсен  кулына гына алмакчы иде, Зөлхия апа  җәһәт кенә урыныннан кузгалып:

- Кагыласы булма, рөхсәтем юк! Алар миңа алтын-мәрҗәннән дә кадерле! – дип Динәнең  каршына ук  килеп басты.

- Укырга  да ярамыймы? – диде Динә кәефе кырылып.

- Юк, ярамый! Март аен да, май аен да яратмыйм мин!  - диде карчык тупас итеп.

- Алай да күз кырые белән  генә Куйбышев өлкәсе дигән язуны күреп өлгергән  Динә:

- Сез шул яктанмы әллә? Мин дә шуннан бит,  - дип елмаерга тырышты.  Зөлхия апа бу хакта ишетүе булды, күзләре балкып,  җанланып китте.

- Кайсы районнан?

- Шенталы районы, Денис авылыннан.

- Мин дә бит Шенталы районыннан! – диде карчык сөенеп. –  Денис авылын беләм, анда булганым да бар.  Ә мин Суркинода туып үстем. И-и, якташым икәнсең бит! Мә, кызым, кара, укы! Рөхсәт, якташыма рөхсәт! -  дия-дия, өстәлдән бер хатны алып, Динәгә  сузды.

Динә хатны саклык белән генә кулына алган арада Зөлхия апа, сыек зәңгәр күзләрен тәрәзәгә төбәп, тезеп тә китте:

1941 ел, тормыш иптәшең Әнәстән.

Исәнме, сөеклем минем! Сезгә назлы солдат сәламнәремне юллыйм һәм сау-сәламәт булуыгызны теләп калам. Шулай ук кайнар, сагынычлы сәламнәремне әти-әниемә, туганнарыма, тирә яктагы күрше-күләнгә җиткерәм. Мин әлегә исән-имин, Чкалов шәһәрендә хәрби эшкә өйрәнәбез. Минем белән бер татар да юк. Татарлар булмаса да, иптәшләрем бик яхшылар.

Кадерлем, синсез миңа бик күңелсез, сагынырга да өлгердем үзеңне. Безне тиздән фронтка озатырга тиешләр, әкренләп әзерләнәбез, кием-салымнар да бирделәр, ә үземнең киемнәрне сезгә җибәрәм.

Матурым,  кайчан кайтасымны белмим шул, бәлки, башка беркайчан да күрешергә насыйп та  булмас. Фронт ничектер бит, алдагысын белеп булмый...Сакла үзеңне һәм баламны!”

- Әллә яттан беләсезме?! – дип гаҗәпләнде Динә.

Ничә ел бит... Көненә әллә ничә тапкыр укып чыгам. Бу бәгырькәемнең беренче хаты. Сизенгән кебек, башка күрешеп тә булмас дип язган бит... Ә мин барыбер көтәм, 74 ел көтәм  газизкәемне. Көтә дигәч тә, бу әби акылыннан язган, бутала башлаган дип  уйлый күрмә! Юк, Аллаһыга шөкер! Хәтеремә беркайчан да зарланганым булмады. Әти-әниләремнең, башка якын кешеләремнең туган-вафат булган елларын гына түгел, көннәренә кадәр хәтерлим. Минсара әниемне көз көне 25 октябрьдә җирләдек. Көне матур һәм җылы  булса да,  пыскып яңгыр ява иде. Әтием Вазыйх февральнең 15ендә бакыйлыкка күчте. Ул көнне күз ачмаслык буран булды...  Ә Әнәсем үлмәгән, һаман да кайтыр төсле. Әйе, ул үлмәде, чөнки аның беркайчан да  күңелемнән киткәне булмады, әле дә  йөрәгемнең түрендә яши.

Зөлхия апа сандыгы янына килеп аның эченнән бер төргәк тартып чыгарды.

- Менә күр. Мәрхүмкәемнең  кырына торган станогы, көзгесе белән пумаласына кадәр саклыйм бит... Газизем, үз-үзен гел карап,  бик ыспай,  пөхтә киенеп йөри иде...  Хатларын  көн саен   укый-укый, өтер-нокталарына кадәр   ятлап бетердем... Әнә теге хаты  ике айдан соң килде. Бусы өченче-дүртенче хаты, бу хатын җәй көне язган иде... Ә бусы... бусы соңгысы...

“1945 ел. 5 февраль

Исәнмесез сөеклеләрем! Сезгә фронттан кайнар сәламнәремне юллыйм һәм киләчәк тормышыгызда бары тик бәхетләр генә телим. Шулай ук әти-әниемнәргә дә исәнлек-иминлек теләп алар алдында баш иям. Мин әлегә исән-сау, ә алда нәрсә буласын сугыш күрсәтер, монда снарядлар болыт яңгыры булып ява.

Матурым, никтер, хат язмый башладың әле, әллә башканы очраттыңмы? Ә минем сине һәм кызымны онытканым юк, онытырга да исәбем юк.

Яратканым, зинһар, үзегез турында язып хат юллагыз. Хәзер без Көньяк Пруссиягә таба юл тотабыз. Берлинга да барып җитәргә күп калмады. Минем әле язарга җаем да булмас, гел алгы сызыкта, ядрәләр, атышлар астында бернигә дә карамый элемтә ялгарга туры килә. Бик каты сугышларга керәбез. Бу уттан исән-сау гына чыга алсам, хатларымны тагын язармын.

Син миңа ничек яшәвегез турында хат юллап яза күр инде. Ярый сау булып торыгыз, бәхетле тормышлар теләп, сезне үбеп калам. Сезне кочып һәм сагынып  тормыш иптәшең Әнәс ”.

- Мин дә сагынам, бик сагынам шул... Бердәнберемнең хатын укыгач, үзен күргәндәй булам. Солдат ирем белән дүрт ел буе бертуктаусыз хат алыштык. Мин дә аның җавабын көтеп тормыйча, тизрәк хат язарга утыра идем. Элемтәче иде ул, төрле урыннарга күченеп йөрде. Шуңа кайчакта хатларым барып та җитми, яисә соңлап барып ирешә иде. Шул вакытларда мәрхүмкәем миңа үпкәләп тә ала: “Матурым, нигә язмыйсың, мин монда ут астында да  сезне һәрвакыт  уйлыйм, бик тә сагынам...” дип яза иде...

- Динә кызым, беләсеңме? Әнәсемнән хат-мазар килергә булганда коймага бер кошчык килеп куна иде. Аны без кадерле кунакны көткәндәй көтеп ала идек. Аңа карап, әнкәм, тиздән солдатыбыздан хәбәр була, дия торган иде. Ә инде иремнең үлеменнән соң ул кош югалды... Менә ул, безне кара хәсрәткә салган “кара” хат. 1945 елның 18 апрелендә килде... Мә, үзең укы. Минем ул хатны күрәсем дә килми!

Динәгә Зөлхия апаның ярасына кагылуына уңайсыз булып китте. Аның нинди сагыш утында янып-көюенен бик яхшы аңлады, хатны кулына алып укыганда  үзенең дә куллары калтырады.

“Исәнмесез, Зөлхия ханым! Бүген сезнең хатыгызны алдык. Сез  Әнәс Низамов  хакында сорап язгансыз. Без сезнең ирегез белән бер полкта, бер батареяда идек, аның белән бик авыр һәм озын юл үттек. Каты бәрелешләр безне Балтыйк диңгезенә хәтле алып килде. Ул бер авылга командир белән элемтәне ялгарга киткән иде. Аларны анда немецлар ут ачып каршы алган, командир каты яраланган, ә сезнең ирегез ут эчендә калган, кызганыч,  башка безнең янга кайтмады.

Шулай итеп, 1945 елның 19 мартында без аны мәңгегә югалттык. Сезгә хәбәрсез югалды дип язуыбызның сәбәбе шунда ки, иртән без аны эзләргә дип баргач, мәетен табып кешечә  җирли  дә алмадык. Пехота командиры гына: ”Чыбыкларга уралган бер солдат егет һәлак булды”, - диде. Ә аның кайда һәм ничек җирләнүен ул да белми. Посылканың соң килүенә бер дә аптырамагыз, ул әзерләп куелган, адресы язылган булганга, без аны сезгә җибәрдек.

Дусларча сәлам белән Василий.”

Әле генә бер-берсенә җиде ят булган бу икәүне шушы хатлар якын сердәшкә әйләндерде. Карчык, якташын янына утыртып, иңнәреннән кочты, үз итеп битеннән сыйпады. Гомер буе хәләл җефетенә тугры калган Зөлхия апа Динәгә кунакка кергән  саен мәрхүме турында шулай  озаклап сөйләр иде. Бер килүендә   Динәне  үзенең яшьлек сукмакларына да алып төште.

Әнәсем  белән район үзәгендә Шенталыда  таныштык. Яз ае иде ул. Бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык. Мин Халык судында сәркатип, ә ул икмәк заводында пешерүче булып эшли иде. Шуңа да  мәрхүмкәемнең кесәсендә һәрвакыт прәнниктер, сушкидыр булыр иде. Аның минем янга беркайчан буш кул белән килгәне булмады. Гел елмаеп-балкып йөргән килеш хәтеремдә саклыйм үзен. Төшләремә дә матур булып керә. Бик акыллы, тырыш егет иде Әнәс. Аның гармунда сыздырып уйнаганың күрсәң икән, өздереп җырлаулары тагын!

Кимә калфак, бәйлә чәчәк -

Чәчәк бәйли торган чак.

Уйнасак, көлсәк - шушы чак,

Үтә безнең рәхәт чак.

- Динә, бу җырны соңгы вакытта бер ишеткәнем юк.  Хәзер андый матур җырларны радиодан бирмиләр шул. Их, тагын бер кат булса да тыңлыйсы иде! Җырдагыча шул яшь чагым, чәчәк чагым әйләнеп кайтса иде тагын! Юк шул, узган гомер – аккан су. Яшьлек, парлы  гомерләр бик  кыска булды. Җан тарткан кешем белән яшәргә дә өлгерми калдык. Гаилә корып, нибары ярты ел яшәп калдык. Сугыш дигән зәхмәт  бар нәрсәне тар-мар итте, гүзәл яшьлегемдә сөйгән кешемне миннән мәңгегә тартып алды. Бер генә тапкыр да  кызчыгын да сөя алмады бит, ичмаса.  Әлфия “әти” сүзен әйтә алмыйча, ата назына сусап  үсте. Әнәсемне  соңгы тапкыр күргән көнемне дә ап-ачык хәтерлим. Ул 1941 елның 8 августы иде. Бик матур һәм җылы көн иде ул. Аны озатыр алдыннан без каенлыкка төшеп, агачларның шаулаганын сихерләнеп тыңладык. Беләсеңме, бүген беркемгә ачмаган серләремне сиңа чишәм. Безнең яраткан урыныбыз иде ул. Әле өйләнешкәнче үк шул ике ике каенны янәшә утыртып, “без мәңге бергә” дип исемнәребезне язып   куйдык. Бу хакта бары тик икәү генә белә идек. Якташыма, үз итеп сөйләгәнемә Әнәс ачуланмас, мине аңлар, дип уйлыйм. Туган якларымда күптән булганым юк. Каеннарыбыз зур булып үскәннәрдер. Исәндерме, юктырмы... Кызым, безнең як каеннары аеруча матур һәм төз, шулай бит?

- Әйе, матур шул! - дип хуплады Динә.

Зөлхия апа яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп алды. 

- Әни булырга җыенып йөргән вакытым, көмәнем биш айлык иде. Ул аяз көндә парлы тормышымның соңгы көне,  газизем белән мәңгелеккә аерылышырбыз дип кем уйлаган... Менә син бәйрәм белән котлыйбыз, дисең... Минем яшьлегемне, мәхәббәтемне һәм якты киләчәгемне урлаган бәйрәм ул. Сугыш булмаса, җиңүе дә булмас иде!  Ул фаҗигале еллар онытылмый, йөрәктәге яралар төзәлми. Белсәң икән син! Юк, берүк белергә язмасын, күгебез аяз, дөньяларыбыз имин булсын,  - диде Зөлхия апа  өзгәләнеп.

- Язмышым шулдыр инде... Әнием Минсара  да әтиемнең хезмәт итеп кайтканын төгәл унбиш ел көткән. Ә мин газиз иремне 74 ел көтәм... Ичмаса, бер генә фотосурәте дә сакланмады бит. Авылда янгын чыгып, бөтен рәсемнәр шунда янды. Әмма аның сүрәте минем өчен шушы йөрәк җылысы белән сугарылган хат юлларында саклана. Бик кыйммәтле истәлекләрем, аларны теге дөньяга да үзем белән алып китәчәкмен. Без гел бергә... Бу якларга килүемнең дә сәбәбе шунда, йортыбыз көлгә әйләнгәч, аның  туган ягында төпләнергә булдым.  Бүгенге көндә, шөкер,  барысы да бар. Ашыйм дисәң ризыгы, киеме һәм башкасы да... Динә, кызым, син нинди булса да ярдәм кирәкмиме дип сорадың. Дөресен әйткәндә, бер үтенечем бар, анысы.

- Әйтеп карагыз, кулдан килә торган булса, һичшиксез,  ярдәм итәргә тырышырбыз, - диде Динә.

- Беләсеңме, миңа балконны ясатырга кирәк иде. Рәхәтләнеп керләр дә элә алмыйм, саф һава суларга да чыга алмыйча утырам. Хәзер бит урамга чыгып йөрмәгәнемә дә шактый вакыт. Дөрес, балконны ясатырлык акча үземдә дә бар. Кызыма, оныкларыма әйтсәм, фатирыма  менә дигән ремонт ясап, балконымны да гөлләр итәр иде. Тик миңа аларныкы кирәкми шу-у-ул. Хикмәт бөтенләй башкада.  Балконны миңа  иптәшем истәлегенә хөкүмәт эшләп бирсен иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына менә дигән бүләк булыр иде, ичмаса. Әнәсемнең якты истәлеге итеп кабул итәр идем,  аңлыйсыңмы?

- Зөлхия апа, гозерегезне аңладым. Мөмкин булса, башкарып та чыгарырбыз, - дисә дә, Динә бу эшне кайдан, ничек башларга икәнен әле үзе дә белми иде...

Тол карчык ялгызы яшәсә дә, аның кызы, өч оныгы, оныкчыклары бар. Ә туганнары булган ветераннарга дәүләт хисабына ремонт ясату бик четерекле мәсьәлә. Зөлхия апаның хәтере яхшы, өзми дә, куймый да, Динәгә көн саен диярлек  шалтыратып,  балкон мәсьәләсен исенә төшереп тора. Ул үзе дә карчык янына еш сугыла. Кергән саен хуҗабикәнең ире турындагы истәлекләре белән каршы алуына тәмам өйрәнеп бетте.

1943 елны яу кырында һәлак булган Әнәс Низамовның исеме  Шенталыдагы һәйкәлгә уелган икән.

- Картайдым шул! Урамга чыкмаганыма өч ел. Туып-үскән якларыма да  ун еллап кайтканым  юк инде.  Ә Әнәсемнең исеме язылган һәйкәлне бик күрәсем килә, - дип хыялланган Зөлхия апаны сөендерәсе килеп, Динә бер кайтуында ул һәйкәлне фотога һәм видеоларга  төшереп килде дә Зөлхия әбисенә “онлайн-экскурсия” оештырды. Ул көнне аннан да бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен.

Тагын бер кат тыңларга хыялланган татар халык җырын та табып бирде якташына. Гомер буе иренә тугры булган тол хатынның балконлы булу өметләрен аклыйсы килсә дә, бу хәлнең уңай якка хәл ителәсенә ышанмаганга борчыла иде Динә.

Ә бит уйламаганда-көтмәгәндә җае килеп чыкты үзе. Ял көнендә хакимияттән шалтыратып, Динәгә ашыгыч рәвештә ике ветеранны алып килергә йөкләделәр. Шәһәргә Мәскәүдән зур түрә - депутат килгән,  “Ветеран” дигән акция кысаларында бүләкләр дә тапшырмакчы, проблемаларын да белмәкче  икән. Динә кемне чакырыйм дип озак  баш ватмады. Бөек Ватан сугышы ветераны Йосыф Хәлимов белән Зөлхия Низамованы  тәкъдим итте. Йосыф бабай турында да бер китап язырлык. Сугышның башыннан алып соңгы көненә кадәр яу кырында булган, каты яраланып берничә тапкыр госпитальдә яткан  һәм тагын фронтка киткән. Тормышы иптәше Сәгыйдә белән биш  ир бала үстергәннәр, бишесе дә хәрби. Йосыф бабай очрашуга берсүзсез ризалашты. Ә менә Зөлхия әбисе  белән бераз сатулашырга туры килде.  - Динә кызым, үгетләмә дә, бармыйм! Әнәс тә андый җиргә барып йөргәнемне яратмас, - дип аяк терәп карыштымы-карышты.

- Зөлхия апа, сезгә балкон кирәкме, миңамы? - дип ветеранның йомшак җиренә басты Динә, тавышын үтә дә кырыс итәргә тырышып.

- Миңа кирәк, әле ничек кирәк!

- Алай булгач, барырга туры килер, чөнки Мәскүдән зур кеше килә һәм сез шунда ипләп кенә  балкон турында  да сүз  кузгатырсыз. Минемчә,  Әнәс абый, киресенчә,  сезнең баруыгызны бик теләр иде.

Зөлхия  апаны алыштырып куйганнар диярсең, шундук кызы Әлфиягә шалтыратып, аны да чакырды. Аннан беренче театрдагы сыман  сандыгыннан матур күлмәген, медальләрен  эзли башлады. Динә аны  хакимияттән махсус җибәрелгән кәттә машинага утыртып алып килде.  Зөлхия апаның дөньяга балаларча сөенеп каравы әле дә күз алдында.

- Күр әле, шәһәребез ничек ямьләнеп киткән!

Мәрмәр баскычлардан сөйләнә-сөйләнә менде.

- Менә сиңа мә, кирәк бит: мине хөрмәт итеп шундый зур җиргә дәштеләр!

Очрашу рәсми төстә узды. Мәскәү түрәсе ятлап куйган текстын укып,  килгән кунакларны Җиңү көне белән котлады, күкрәкләренә “Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан” медале такты,   кулларына чәчәк бәйләме һәм затлы пакетка салган күчтәнәчләр тоттырды. Истәлеккә бергәләп фотога да төштеләр. Бармыйм, дип киреләнгән карчык, барысын да шаккатырып, бик матур итеп мәрхүм ире турындагы истәлекләр сөйләде. Һәм Динә кушканча, игътибары, хөрмәте  өчен Мәскәү кунагына, җитәкчеләргә рәхмәтләрен яудырып,  сүз ахырында  җайлап-майлап балкон мәсьәләсен дә кузгатты. Аңа, кайгырмагыз, һичшексез, ярдәм итәрбез, дип тантаналы рәвештә вәгъдә иттеләр, әлбәттә. Бу  очрашудан бик күңеле булып, Динәгә рәхмәтле булып яшәде Зөлхия апасы. Икенче көнне иртүк  шалтыратып:

- Әле дә син мине барырга күндердең, кызым. Ун елга яшәреп киткәндәй булдым. Кайткач, барысын бәйнә-бәйнә Әнәсемә дә сөйләдем, шундый шатланды җаным! Син миңа якташ кына түгел, шуны белеп тор, үз оныкчыгым кебек якын. Балакаем, көн дә рәхмәт укып, дога кылам. Берүк эшләрең һәрчак уң, гаиләң имин булсын, - диде.

Ике ай дигәндә, нәкъ Җиңү бәйрәме алдыннан Зөлхия  апаның хыялы чынга ашты!

Шатлыгын уртаклашырга килгән көнне дә Динә ачык хәтерли. Зөлхия апасы аны матур күлмәкләрен киеп, коймаклар пешереп  каршы алды. Ул бәхетеннән җиденче күктә иде. Яңа балконына чыгып, тыпыр-тыпыр биеп тә күрсәтте хәтта.

- Рәхмәт төшкере сиңа! Әнәсем дә  төшемә керде. Мин аны  гел шулай берәр нәрсәгә шатлансам да,  кайгырсам  да төшемдә күрәм, - дип ул көне Зөлхия апа Динәне  озак яныннан җибәрмәде.

Шундый көчле, көр күңелле, ак әби булып күңелендә сакланып калыр аның якташы...

...Берничә атнадан соң  Динә Зөлхия апаның кызы янына  кереп чыгарга булды.

- Әлфия ханым, сезгә йомышым бар иде. Әгәр мөмкин булса, әтиегезнең хатларын миңа бирмәссезме икән? Дан һәм Хәтер музеена тапшырмакчы булам. Сугыш эченнән чыккан тарихи, кыйммәтле хатлар бит алар.

Фронтовик кызы  моңсу гына көрсенеп куйды:

- Алар юк шул инде... Әтинең хатларын  әни белән бергә җирләдек. “Бу хатлар минем бөтен байлыгым, гүргә кергәндә дә үзем белән алачакмын. Бергә яшәдек, теге дөньяда да бергә булырбыз,” – дип, әни үзе шулай теләде...

 

Зилә Мөдәррисова

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: