Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Бабам турында истәлекләр

Күпме дусты аның ятып калган чит җирләрдә, сугыш кырында...

Үлемсез “полк” атлый урам тутырып

Бабам портреты – байрагым.

Мин дә атлыйм алар белән бергә,

Мин дә алар белән барамын.

 

Дошманнарны җиңеп кайткан бабам,

Горурланып үтәм урамнан.

Ут эчендә шактый йөрсә дә ул

Исән-имин кайткан сугыштан.

 

Исән чакта бабам бәйнә-бәйнә

Сөйли иде сугыш турында.

Күпме дусты аның ятып калган

Чит җирләрдә, сугыш кырында.

 

Күзләреннән яшьләр тама иде,

Искә алган чакта аларны.

Моңсу көйләр уйнап ала иде

Хромкасы белән аннары.

 

Сугыш бетеп, күпме гомер узган –

Авыр еллар артта калганнар.

Дөнья матур, илләр имин булсын,

Һәм бәхетле булсын балалар!

 

Гатиятова Динә, Балык бистәсе районы, 12 яшь

 

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев