Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Авылым елап калган

Шушы сугыш хәсрәт белән ничә буынга җитә...

Гитлерчылар басып кергән

Халык таңда “аһ” итә.

Шушы сугыш хәсрәт белән

Ничә буынга җитә...

 

Йөз дә егерме баласын

Авылым елап озаткан

Җыеп тәненә ярасын,

Бары иллесе кайткан.

 

Арада Зиннур да булган –

Әбиемнең бабасы.

Фашистларга каршы торган

Илнең тугры солдаты

 

Тегү тегеп, иген чәчеп,

Яшиселәр килсә дә,

Калдырырга туры килде –

Шул үзәкне өзә лә.

 

Арба-чанасын ясаса,

Ышанычлы, пөхтә итеп,

Кое-бурасын караса...

Армас иде дөнья көтеп.

 

Болар безгә эләгерме?

Нәләт фашист дөмегерме?

Раббым, ташлама зинһар

Илне һәм мине коткар!

 

Котырынып килгән чакта,

Дошман ничек кыланмады?

Шартлатты да, яндырды да,

Беркемне кызганмады.

 

Смоленск(и), Мәскәү асты,

Белорусларның җире...

Җиңел генә борылмады

Немец гаскәре кире...

 

Шул юлларны кичкән чакта,

Сагалады янда үлем.

Җир тетрәде тирә-якта,

Өсте-асты – тоташ сөрем.

 

...Хәмдебикәнең биш улы

Сугышка чыгып киткән

Утлар-сулар кичкән алар,

Тик берсе калган исән.

 

Ул кайткан туган ягына,

Җиңеп ике ел үткәч.

Яшәү җебе, бел, ялгана,

Карт ана сабыр иткәч.

 

Тумыйча калган сабыйлар

Уйласаң, исең китәр...

Шушы сугыш, хәтер булып,

Ничә буынга җитәр?

 

Булат Мөхәммәтҗанов,

 

Саба районы Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбенең

8 нче сыйныф укучысы

 

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев