Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Авыл уртасында таш сын тора

Авылдашым, Советлар Союзы Герое Хәлил Хайруллин истәлегенә.

Авылдашым, Советлар Союзы Герое Хәлил Хайруллин истәлегенә

 

Авыл уртасында таш сын тора

Офыкларда гүя карашы

Әйтерсең лә, аның җиңү яулап,

Туган якка кайтып барышы.

 

Таң атуга мәрмәр ташта уйный

Кояш нурларының яктысы.

Моңсу күзләрендә чагыла күк

Җиңү шатлыгының чаткысы.

 

Туган җирен, кешеләрен сөю

Язмышына язып куелган.

Авылдашым Хәлил абый исеме

Мәрмәр ташка чокып уелган.

 

Батырлыгын аның хәтерлидер

Неман елгасының ярлары,

Яшь егетне әле дә көтә кебек

Әрә буендагы таллары...

 

Килер буыннарга маяк булсын

Батыр исеме аның һәм даны!

Авыл уртасында таш сын тора –

Чәчәкләргә күмик без аны!

 

Алия Миңнуллина,

Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең

IX сыйныф укучысы

 

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев