Ак юргалар

Биләүсәдә каты тыпырчындың,

Шуны ерак юлга юрадым.

Сугышта, син, ак юргалар кебек,

Җир шарының яртысын урадың.

 

Ут астына керде яшь гомерләр,

Туганнар кабере казылган.

Улы кабере ак кәгазьгә түгел,

Ана йөрәгенә язылган.

 

Сугыш чоры балалары ятим,

Алар өчен ят әти сүзе.

Әтиең кайтыр диеп, әйтмә, әни,

Алдый белми әниләр күзе.

 

Бизмәнгә салып үлчәдек, дускай,

Бәхетебез ничә пот икән?!

Син бәхетле, диде ахирәтем,

Синең ирең булса да исән.

 

Юк, юргалар хәбәрсез югалмый,

Үлә белми алар егылып.

Үлсә үлә айга ышыкланып,

Ап-ак болытларга орынып.

 

Әйләнеч юл юрга өчен түгел,

Туры сукмак – барыр юллары!

Җиңү китерделәр безнең илгә

Ак юргалар – илнең уллары!!!

 

Әлфирә Галиева, Аксубай

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: